Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Раушан Вәлиуллинны Дәүләт шурасына намзәт итүне яклап митинг узды


Митингта катнашучылар

Чарада 20-ләп кеше катнашты.

16 июньдә Чаллыда тарих укытучысы һәм активист Раушан Вәлиуллинны Татарстан Дәүләт шурасына депутат булу өчен намзәт итеп теркәүне яклап митинг узды. Вәлиуллин Idel-реалиига белдерүенчә, чарада 20-ләп кеше катнашкан.

“Мине намзәт итеп чыгаруны хупларга һәм депутатлыкка намзәт итеп теркәү өчен имзалар җыюда ярдәм итәргә дип килешенде”, ди Вәлиуллин.
Башта хакимият Вәлиуллинга бу чараны уздыруга рөхсәт бирмәде, әмма соңрак ул аны килештерүгә иреште.

Активист бер мандатлы Электротехник сайлау бүлгесе аша сайланырга тели. Намзәт булып теркәлү өчен ул 1,8 мең имза җыярга тиеш. Бу бүлгедә “Бердәм Русия” праймеризлары узмады — анда бер генә намзәт тә катнашмады.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау 8 сентябрьдә уза. 100 депутатның 50-се фирка исемлекләре аша, 50-се бер мандатлы сайлау бүлгеләре аша сайланачак.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG