Accessibility links

Кайнар хәбәр

Михаил Бабич Русия икътисади үсеш министры урынбасары итеп билгеләнде


Михаил Бабич

Күптән түгел Русиянең Беларустагы илчесе вазифасыннан җәнҗал белән киткән Михаил Бабич Русия икътисади үсеш министры урынбасары булачак.

Русиянең Беларустагы элекке илчесе Михаил Бабич икътисади үсеш министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта рәсми хокукый мәгълүмат порталынада премьер-министр Дмитрий Медевдев карарында языла.

Апрель ахырында президент Владимир Путин Бабичны Русиянең Минскидагы илчесе вазифасыннан алды һәм бу урында Дмитрий Мезенцевны билгеләгән иде.

Элегрәк Беларус тышкы эшләр министрлыгы Бабичны "өметле бухгалтер" дип атады һәм вакытын күбрәк Беларусның "үзенчәлекләрен өйрәнүгә, тарихы белән танышуга сарыф итәргә һәм илгә карата хөрмәт күрсәтергә" киңәш иткән иде. Министрлык шулай ук аны ике яклы мөнәсәбәтләрне бозарга омтылуда гаепләде. Әмма Бабич вазифасыннан киткәннән соң, тышкы эшләр министрлыгы илче эшчәнлегенә карата бернинди дә дәгъвалар юк дип белдерде.

Минскига илче булып киткәнче Михаил Бабич 2011 елның декабреннән 2018 елның августына кадәр Русия президентының Идел буе федеаль бүлгесендәге тулы хокуклы вәкиле булып эшләде.

XS
SM
MD
LG