Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елдан Русиядә кәгазь паспортларны бирү туктатылачак


Электрон паспортларны кертү процессы ирекле, ватандашларның үз теләге белән узачак.

Русиядә кәгазь паспортларны бирү 2022 елда туктатылачак. Алар урынына ватандашларга электрон паспортлар бирәчәкләр. Моның турында "Интерфакс" агентлыгына вице-премьер Максим Акимов белдергән.

Акимов сүзләренчә, электрон паспортларны кертү процессы ирекле, ватандашларның үз теләге белән узачак. Кәгазь паспортыннан баш тартырга теләмәгән кешеләр аларны куллануны дәвам итә алачак, ди вице-премьер.

Электрон паспортларны тапшыруның сынау проекты 2020 елның июлендә Мәскәүдә башланачак. Иске паспортны электрон вариантка барлык теләүчеләр алыштыра алачак. Башлангыч вакытта яңа формат документлары электрон чит ил паспортын тапшыру урыннарында гына алып булачак, киләчәктә бу мөмкинлек МФЦга да күчәчәк диелә.

Электрон паспорт 10 еллык пластик карта рәвешендә булачак. Анда кешенең тулы исеме, туу вакыты һәм урыны, яшәү урыны, машина йөртү таныклыгы, СНИЛС һәм ИНН мәгълүматы булачак. Моннан тыш электрон паспортның мобил кушымтасы да булачак.

XS
SM
MD
LG