Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура 27 июль чарасында катнашкан парның ата-ана хокукын алуны таләп итә


27 июльдә Мәскәүдә каршылык чарасы
27 июльдә Мәскәүдә каршылык чарасы

Мәскәү прокуратурасы 27 июльдә һәм 3 августта шәһәр үзәгендә каршылык чараларында балигъ булмаган үсмерләрнең һәм кечкенә балалы кешеләрнең катнашуы фактлары нигезендә тикшерү башлаган.

Прокуратура, аерым алганда, 27 июльдә урам чарасына бер яшьлек бала белән килгән парны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү таләбе белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Прокуратурада "митинг вакытында ата-аналар баланы өченче затны тапшырып, аның сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куйган, бу аңа физик һәм рухи зыян салуга китергән", диләр.

"Малайның әтисенең Мәскәүдә сентябрьдә узачак сайлауда тавыш бирү хокукы юк, чөнки ул шәһәрдә вакытлыча гына теркәлгән" дип искәртә прокуратура.

Baza телеграм-каналы язуына, баланы Сергей Фоминга тапшырган булганнар. Фомин митинг вакытында тәртипсезлекләр турында ачылган эш фигуранты, ул федераль эзләүгә игълан ителгән.

Тикшерү комитеты элегрәк хәбәр итүенчә, Фомин "полиция яныннан киртәләрсез узу өчен кулына чит кеше баласы алган".

27 июль көнне узган каршылык чарысында полиция һәм Росгвардия меңнән артык кешене тоткарлаган, аларга административ һәм җинаять эшләре кузгатылган. Мәскәү хакимияте бәйсез намзәтләрне хуплап узган протест чараларын "массакүләм тәртипсезлекләр" дип бәяли.

3 августта Мәскәүдә шәһәр думасына бәйсез намзәтләрне яклап узган чарада тоткарланучылар саны 800дән артты.

XS
SM
MD
LG