Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат: яман шеш белән авыручы балалар саны 10 елда иң югары дәрәҗәгә җиткән


2018 елда яман шеш белән авыручы балалар саны 2008 елдан бирле иң югары дәрәҗәгә җиткән.

Былтыр 14 яшькә кадәр 21248 балада, 15-17 яшьтәге 5707 балада онкология очрагы теркәлгән. Бу 2008 елдан бирле иң югары саннар.

Моннан тыш, 26955 бала диспансер күзәтүе астында. Бу да рекордлы сан. Әлеге мәгълүматларны Росстат чыгарды.

Рогачев исемендәге балалар гематологиясе, онкологиясе һәм иммунологиясе медицина тикшеренү үзәге президенты, Русия фәннәр академиясе академигы Александр Румянцев соңгы санның зур булуы - уңай күрсәткеч дип атый.

"Бу сөенечле, позитив саннар, чөнки алар яман шеш авырулары кичереп диспансер төркеменә кергән балаларның артуын күрсәтә. Дәвәлауның нәтиҗәле булуы сәбәпле диспансер төркеме табигый арта, яман шештән арынган балалар өчен безнең Үзәктә комплекслы реабилитация оештырылды", ди Румянцев.

Русиядә соңгы елларда яман шеш белән авыручылар саны артканнан арта. Хәзер табиблар елына онкологиянең якынча 600 мең очрагын терки дигән иде апрельдә сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Андрей Каприн. Ул бигрәк тә бу хәл төбәкләрдә начар диде.

Илдә яман шеш белән авыручылар исәбендә 3630 кеше тора.

XS
SM
MD
LG