Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ кырымтатарларны яклаучы проект офисына тентү белән килгән


Мәскәүдә ФСБ хезмәткәрләре "Правовая инициатива" хокук яклау проекты офисына килгән.

"Правовая инициатива" сүзчесе Ксения Бабич сүзләренә, куәт хезмәткәрләре үзләренең кем икәнлеген әйтмәгән, бары тик бөтен бинаны тентү рөхсәте барлыгы турында гына белдергән. Алар "Правовая инициатива" хезмәткәрләренең телефоннарын тартып алган, паспортларын фотога төшергән һәм документлар сакланган кабинетны тикшерә башлаган. Алар шулай ук проект җитәкчесе ишеген ватып керергә омтылган. "Медиазона"га Бабич ФСБ хезмәткәрләре СОБР сугышчылары белән килгән дигән.

"Правовая инициатива" 2000 елдан эшли. Проект кеше хокуклары бозылу корбаннарын яклау белән шөгыльләнә. Хокук яклаучылар зыян күрүчеләрнең мәнфәгатьләрен Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә яклый, Чечня Ингушетия, Кабарда-Балкар, Дагыстан һәм кырымтатар активистлары эшләре белән шөгыльләнә.

фикерләр

XS
SM
MD
LG