Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Корея Пхеньянның яңа ракетлар очыртуы турында хәбәр итә


Төньяк Корея соңгы өч атна эчендә инде алтынчы тапкыр ракетлар сынавы уздыра. . Сеул моны "көч демонстрацияләү" дип атый һәм Көньяк Корея белән АКШның берлектә уздырган хәрби күнегүләре белән бәйли.

Төньяк Корея җомга иртән көнчыгыш юнәлештә Япон диңгезенә таба ике ракет очрыткан. Бу хакта Көньяк Кореянең Yonhap агентлыгы хәбәр итә. Ракетлар 30 километр биеклектә 230 километр араны очып узган. Аларның төре әлегә ачыкланмаган.

Соңгы өч атна эчендә Төньяк Корея инде алтынчы тапкыр ракетлар очырта. Сеул моны "көч демонстрацияләү" дип атый һәм Көньяк Корея белән АКШның берлектә уздырган хәрби күнегүләре белән бәйли.

Сеул Пхеньянны баллистик ракетлар җибәрүне тутктатырга чакыра. Көньяк Корея җитәкчелеге сынаулар Корея ярымутравындагы киеренкелекне бетерүгә ярдәм итми дип белдерә.

Америка экспертлары фаразлавынча, әлеге сынауларны Пхеньян Вашингтонга басым ясау өчен куллана. Корея ярымутравын атом коралыннан арындыру турындагы сөйләшүләр нәтиҗә китермәде. Килешүләр Төньяк Кореяның атом програмыннан баш тартуга җавап итеп, Америка чикләүләрен алуны күз уңында тота иде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG