"Радио Свобода"ның "Север.Реалии" дип аталган яңа медиапроекты эшли башлады. Сайттагы беренче материал 8 августта шартлау булган хәрби полигон янындагы Нёнокса авылы язмышына багышланган.
"Төньяк-Көнбатыш - бөтен яктан караганда да Русиянең мөһим төбәге, биредә урыс демократик традицияләрнең башлангычы, моннан Русия Европа һәм Арктика дәүләте буларак үз урынын ныгыта. Төньяк-Көнбатыш уникаль һәм төрле, биредә Русиянең тугыз төбәге урнашкан, халыкның 10 проценты яши", диелә проект сайтында.
Азат Европа/Азатлык радиосы (RFE/RL) - АКШ Конгрессыннан Глобаль медиа агентлыгы (USAGM) аша алынган грантлар ярдәмендә финансланучы бәйсез, керем алуга корылмаган медиаширкәт. RFE/RL матбугат иреге чикләнгән яки иҗтимагый тормыш нормасына әйләнмәгән илләрдә демократик кыйммәтләрне һәм институтларны үстерүне алга сөрүче тапшырулар хезмәте булып тора.