Accessibility links

Кайнар хәбәр

РоСТ Шәймиевнең полилингваль мәктәбен прокуратурага шикаять итте


РоСТ берләшмәсенең Вконтакте сәхифәсе
РоСТ берләшмәсенең Вконтакте сәхифәсе

Урыс ата-аналары берләшмәсе Казандагы 165нче мәктәптә туган тел буларак татар телен сайларга мәҗбүр итүләрен белдерә. Мәктәп мөдире әлеге гаепләүне кире кага.

Үзләрен "Татарстанның ата-аналар җәмгыяте" (РоСТ) дип атаучы урыс телле ата-аналар берләшмәсе 165нче мәктәпне прокуратурага шикаять иткән. Бу хакта "Вечерняя Казань" басмасы яза. Әлеге мәктәп нигезендә Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән полилингваль мәктәп ачу планлаштырыла, быел мәктәптә беренче полилингваль сыйныфлар ачылган.

Үз шикаятендә ата-аналар мәктәптә беренче һәм бишенче сыйныфларда балаларга "туган тел" буларак урыс телен сайларга мөмкинлек бирелмәвен язган. "Мәктәпнең полилингваль белем бирү системына күчү сәбәпле барысын да татар телен ирекле-ихтыяри рәвештә туган тел буларак күрсәтергә мәҗбүр итәләр. Татар телен өйрәнүдән баш тартучыларга башка белем бирү оешмасын сайларга тәкъдим итәләр", дип китерә РоСТ мөрәҗәгатен басма.

165нче мәктәп мөдире Айдар Шәмсетдинов басма хәбәрчесенә әлеге мәгълүматны кире каккан, аны "пычрак ату" дип атаган. Аның сүзләренчә, укытучылар урыс телле укучыларга татар телен популярлаштыру өчен мөмкин кадәр эшли, ләкин һәр ата-ана туган телне үзе сайлый. Мөдир сүзләренчә, мәктәптә 20%лап укучы туган тел буларак урыс телен сайлаган.

РоСТ төркеме активистлары үз төркемендә прокуратурадан "канун бозуны туктату өчен" хәрәкәт итүне сораган. Моннан тыш активистлар Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына яңа ачылачак полилингваль мәктәпкә керү тәртибе һәм туган телне сайлау турында мөрәҗәгать юллаган булган. Министр урынбасары Илсур Һадиуллин аларга җавап биргәнчә, мәктәптә билингваль сыйныфлар ачылачак, аларда туган тел буларак урыс телен сайлап булачак (министрлык җавабы шулай ук РоСТ сәхифәсендә урнаштырылган).

РоСТ берләшмәсе 2017 елның көзендә мәктәпләрдә татар телен мотлак укытуга каршы активлык белән танылды. Узган ел җәмгыять татар телен мәктәпләрдән "кысрыклап чыгару" планын бәян итте. Idel.Реалии ачыклаганча, оешманың низамнамәсе дә, теркәлү һәм җитәкчелеге турында мәгълүмат та ачык чыганакларда юк.

Соңгы активлыклары арасында РоСТ берләшмәсе Татарстан мәктәпләрендә биш көнлек уку атнасын кертүне сораган, белгечләр моның бары тик туган тел сәгатьләрен кыскарту хисабына ясап булуын белдерә. Моннан тыш июль аенда берләшмә Илшат Әминовның "7 дней" тапшыруында берничә тел белүнең әһәмиятен ассызыклап, "тупас, тар маңгайлы наданнар" дип әйткән сүзләрен үзләренә кабул иткән һәм аны прокуратурага шикаять иткән.

2018 ел азагында Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев республикада өч телдә белем бирә торган полилингваль гимназияләр ачу тәкъдиме белән чыкты. Алар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендә төзеләчәк. Беренче полилингваль мәктәпне 2020 елның сентябрендә 165нче мәктәп нигезендә ачу планлаштырыла. Моннан тыш, Казанның "XXI гасыр" торак комплексында да яңа бина салу каралган.

XS
SM
MD
LG