Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров татарларга карата нинди сәясәт алып барыр?


Радий Хәбиров Уфаның Ләлә-Тюльпан мәчетендә Ураза бәйрәмендә, 4 май 2019
Радий Хәбиров Уфаның Ләлә-Тюльпан мәчетендә Ураза бәйрәмендә, 4 май 2019

Радий Хәбиров 8 сентябрь узган сайлауда 82 процент тавыш җыеп, Башкортстан башлыгы булып сайланды. Инаугурация 19 сентябрь узачак. Сайлаудан соң беренче адым итеп ул Андрей Назаровны вице-премьер вазифаларын башкаручы итеп билгеләде. Назаров киләчәктә премьер булыр дип көтелә.

Хәбиров хакимияте башкорт, татар халыкларына карата нинди сәясәт алып барыр? Азатлык шул хакта берничә белгечнең фикерен сорашты.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

Тарих фәннәре докторы, профессор Марат Колшәрипов:

"Радий Хәбировка бик өмет багламыйм, чөнки аны Мәскәү куйган, "Бердәм Русия" фиркасе яклаган. Алар Владимир Жириновский кебек республикаларны бетерүне ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә шул ук юнәлештәге карашта торалар. Республиканың үзаллылыгын яклауның кирәге юк дип исәплиләр. Мине шул нык сискәндерә. Рөстәм Хәмитов әле республиканы яклап күпмедер дәрәҗәдә сүз әйтә иде. Радий Хәбировның республиканы сәяси, икътисади яклый алуына шикләнәм. Шөбһәләр бар.

Республиканың 100 еллыгын билгеләгәндә дә чыгышы белән аптыраткан иде. Ул 1917-1919 елларда республиканы төзүче дип Шәриф Маратовны беренче урынга куйды. Төп лидер, республикага нигез салучы Зәки Вәлиди бит! Бу аның Зәки Вәлиди шәхесен санга сукмавы кебек килеп чыкты. Республиканың 100 еллыгына караганда Мостай Кәримнең 100 еллыгы турында күбрәк сөйлиләр. Уфа һава аланына, урамга аның исемен куштылар. Һәйкәл куйдылар. Конвертлар, тәңкәләр чыгаралар. Озакламый самолетларга, тракторларга, танкларга да куша башларлар. Мостай Кәрим — зур шагыйрь, ләкин Сталин кебек культ ясарга ярамый. Чама кирәк. Шаштырып җибәрү килешми.

Радий Хәбировның Андрей Назаровны премьер-министр урынбасары итеп куюы да нык сискәндерә, чөнки Назаров тискере яктан билгеле кеше. Криминал белән бәйләнгән, диплом сатып алып баеган кеше. Ул бу вазифада утырырга тиешле кеше түгел. Андрей Назаров 2009 елда Русия думасы депутаты булганда Зәки Вәлидине фашист Германиясе белән эшләгән дип, Уфада аның исемендәге урам булмаска тиеш дип чыккан иде. Без Әмир Юлдашбаев белән фактларга таянып "Зәки Вәлиди: галим һәм сәясәтче" дигән китап яздык. Назаров Вәлидигә Сибайга барып һәйкәл ачты, икенче яктан Зәки Вәлидине пычратып йөрде, бу аның позициясе булмавын күрсәтә. Мин Назаровның билгеләнүеннән шок хәлендә булдым. Башка бик күпләр дә канәгатьсезлек белдерә", диде Марат Колшәрипов.

Вәлиәхмәт Бәдретдинов
Вәлиәхмәт Бәдретдинов

Җәмәгать эшлеклесе Вәлиәхмәт Бәдретдинов:

"Төбәк җитәкчесе иң беренче нәүбәттә халык яхшы яшәсен өчен республиканың киләчәген кайгыртырга тиеш. Шунысы мөһимрәк. Әлеге көндә республика халкының хәле социаль-икътисади яктан бик хөрт, чөнки кешеләр үзләренең эшләп тапканы белән канәгать түгел. Чөнки ул эшләп тапкан акчасына фатир да сатып алалмый, балаларын да укыта алмый, саулыгын да ныгыта алмый. Әйбәт яшәү шартларын булдыра алмый. Халыкның 90 процентының хәле әйбәт түгел.

Милли мәсьәләгә килгәндә, әлбәттә республикага исем биргән халыкның мәгарифен, телен, мәдәниятен саклау ягыннан мөмкинлекләрне арттырырга кирәк. Республиканы меңәрләп-меңәрләп кешеләр ташлап китә. Хәбиров яшьрәк буын кешесе. Аны халык сайлады. Аңа караш төрлечә. Башкорт халкының 100 проценты аны мактап кына тормый. Халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрә ала икән, республика мәнфәгатен үзәк федераль хакимият каршында яклый ала икән, ул чын җитәкче булачак. Халык аңа ышанды. Ул халык арасында күп аңлату эшләре алып барды. Ничек булачагын алдагы көн күрсәтер.

Назаровның билгеләнүенә килгәндә, башкортлар аны начар яктан беләләр. Чөнки ул заманында Владимир Мединский белән республиканы оештырган Зәки Вәлидине гитлерчыларга хезмәт иткән дип иминлек хезмәтеннән тикшерткән иде. Ул Вәлидидән кара тап эзләде. Иминлек хезмәте Вәлидидә гаеп тапмады. Андрей Назаров вице-премьер вазифасын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде. Аны хөкүмәт җитәкчесе итеп кую башка мәсьәлә. Аңа башкорт халкының карашы әйбәт түгел", диде Вәлиәхмәт Бәдретдинов.

Марат Рамазанов
Марат Рамазанов

Җәмәгать эшлеклесе, математика фәннәре докторы Марат Рамазанов:

"Мин Радий Хәбиров Мортаза Рәхимов кебек булыр дип уйлыйм. Ул Мортаза Рәхимов чорында президентның республика парламентындагы вәкиле булып та эшләгән иде. Шул чорда республика парламентында телләр статусы турында канун кабул ителде. Без урамда тордык. Хәбиров безнең урамда торганны белде. Ул әле дә безнең милләткә шулай караячак. Хәбировтан татарлар өчен нәрсә дә булса көтү авыр", диде Марат Рамазанов. Ул Назаровның билгеләнүе уңаеннан фикерләре булмавын да әйтте.

Фаил Сафин
Фаил Сафин

Тарих фәннәре докторы Фаил Сафин:

"Радий Хәбиров республиканы социаль-икътисади яктан алга җибәрер дип уйлыйм. Ул эшләгән чорда республикага күп кенә инвестицияләр кертелде, команда үзгәртелде. Яңача эшләү ысуллары күренә. Татар мәсьәләсенә килгәндә, Татарстан белән күп еллар бәйләнеш өзелеп торганнан соң республикага Рөстәм Миңнеханов килде. Тукайга һәйкәл ачылды. Радий Хәбиров килгәч ничә һәйкәл ачылды – барысы да татарларга. Габдулла Тукайга, Шәехзадә Бабичка, генерал Шайморатовка ачылды. Өч татар шәхесенә һәйкәл ачу гомер булмаган хәл. Кемдер Бабичның милләтен шик астына алуы бар. Бабичның татарлыгын бар дөнья белә. Дүртөйле районының Әсән авылын татар авылы түгел дип әйтүче юк.

Назаровны куюга килгәндә, мин уңай карыйм. Ул эшлекле кеше. Акча таба белә. ШОСка әзерләнгәндә күп кенә эшләр башкарды. Аны хөкүмәт башлыгы итеп куйсаң, тагы да яхшырак булачак. Чөнки ул яңа кадрлар табачак, икътисадны күтәрәчәк, инвестицияләр җәлеп итәчәк. Без отачакбыз гына. Аның танышлары да күп. Ул хөкүмәтне җитәкләсә, торгынлык булмас дип уйлыйм. Радий Хәбиров та көне-төне эшли. Андый эшчәнлек Шакиров заманында гына булган. Подъездлар төзекләндерелә, юлларны карыйлар. Аңа кадәр җәй көне урам чистартуны күтәреп чыккан җитәкче булмады. Хәбиров җитәкчеләрне эшкә өйрәтә башлады. Мин аңа уңай карыйм. Татарлар арасында кемнәрдер Хәбировның безне диаспора дип атавын ошатмады. Ул бу терминны аңлап җитмәгән дип уйлыйм. Аннан соң, фәндә диаспорага караш та төрлечә булуын искә алырга кирәк", диде Фаил Сафин.

Шулай итеп, Радий Хәбировка карашлар төрлечә. Аның эшчәнлек нәтиҗәләрен киләчәк күрсәтер.

XS
SM
MD
LG