Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ярославль өлкәсендә юл казасында 9 кеше һәлак


Архив фотосы
Архив фотосы

Каза автобусның йөк машинасы белән бәрелүе аркасында барлыкка килгән.

Шимбә көнне Ярославль өлкәсендә юлчылар булган автобус йөк машинасына бәрелгән. Моның хакта "Интерфакс" хәбәр итә. Юл казасында кимендә башта җиде кеше һәлак булуы хәбәр ителсә, соңрак төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы корбаннар саны 9га җитүен белдергән.

Моннан тыш 30га якын кеше зыян күргән. Алар арасында бала да бар, ул хастаханәгә озатылган.

Каза Ярославль - Иваново юлының 20нче чакрымында булган. ЮХИДИ вәкиле "РИА Новости"га хәбәр итүенчә, казада йөк машинасы гаепле булырга мөмкин, янәсе ул каршы юл хәрәкәте булган якка чыккан.

Каза урынында Тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли.

XS
SM
MD
LG