Әфганстанның Пәрван вилаятендә президент Ашраф Гани катнашында узган сайлау алды чарасында шартлау булган. Шартлаткыч чарага керү урынында торган мотоциклга куелган булган. Аны интихарчы шарталткан дип хәбәр итә 1TV. Нәтиҗәдә 24 кеше һәлак булган, тагын 31 кеше яраланган. Президент һәм аның кешеләренә зыян килмәгән диелә.
Шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алучылар әлегә юк.
Илдә президент сайлау 28 сентябрьгә билгеләнгән. Элегрәк "Талибан" вәкилләре тавыш бирүне булдырмаска җыенулары турында белдергән иде.