Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иҗтимагый пулат әгъзасы: Русиядә мәчетләр төзүдә проблем юк


Русия Иҗтимагый пулаты бинасы
Русия Иҗтимагый пулаты бинасы

Мөфти Равил Гайнетдинның Русиядә мәчетләр төзү белән проблемнар бар, төбәкләрдә түрәләрдә аңлау юк дигән сүзләренә җавап биреп, Иҗтиманый пулат әгъзасы Иосиф Дискин, вазгыять тыныч дип белдерде.

Русиядә мәчетләр төзүдә проблем юк, ә моның киресен "дошманнар" гына сөйли дип белдерде Иҗтимагый пулатның милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне көйләү комиссиясе рәисе Иосиф Дискин. "Мондый имеш-мимешләрне дошманнар тарата. Вазгыять бик тыныч. Әгәр мөселман мәхәлләсенең теләге бар икән, җир кишәрлеге бүлеп бирергә кирәк. Проблем килеп чыкканда төбәктә кеше хокуклары вәкиленә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук Иҗтимагый пулатка мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Бернинди дә реаль проблем юк, бигрәк тә мөселманнар белән", дигән Дискин "Федерал Пресс" басмасына интервьюда.

Күптән түгел Русия мөфтиләр шурасында һәм Русия мөселманнары диния нәзарәтендә төбәкләрдә мәчетләр төзелеше өчен җир алуда проблемнар турында сөйләнде. Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин "Изветия"гә интервьюда, хәтта патша Русиясе дә мөселманнарга уңайлырак шартлар тудырган, ә коммунистик Кытай башкаласы Пекинда 80 мәчет бар дип белдерде. "Бүген бездә сигез мең төзелгән яки кайтарылган мәчет бар. Әгәр тагын алты мең гыйбадәтханә төзесәк, 1920 елгы дәрәҗәгә чыгар идек, гәрчә ул вакытта Русия империясендә мөселманнар саны күпкә азрак булган", ди Гайнетдин.

Шулай ук Калининградта, Сочида, Мәскәүдә, Петербурда һәм Ленинград өлкәсендә, Дондагы Ростовта бу мәсьәләдә түрәләр ягыннан аңлау юк дип белдерде мөфти.

"Нигездә мәчетләргә төбәкләрдә динара һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләүчеләр каршы тора. Мәсәлән, Калининград өлкәсендә инде түбәсе булган мәчетне төзеп бетерүне тыялар. Бүген 92 яшьлек сугыш ветераны Хәким Биктиев шәһәрдә мәчет төзелеше өчен көрәшә. Үзәктә түгел, урманда, юлдан еракта. Без моңа лаек түгелме", диде Равил Гайнетдин.

XS
SM
MD
LG