Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның халык артисты Рамазан Йәнбәков вафат


Мәрхүм белән хушлашу Башкорт дәүләт филармониясендә 1 ноябрьдә сәгать 10да башлана.

Башкортстанда 86 яшендә башкорт халык һәм эстрада җырларын иң яхшы башкаручыларның берсе Рамазан Йәнбәков вафат.

Йәнбәков 1934 елның 15 мартында Башкортстанның Баймак районы Бәеш авылында туган. Әтисе – Фәтхулла Йәнбәков, Урал артында танылган курайчы була. Ул сугышта үлә. Әнисе дә дөньядан бик иртә китеп бара.

1957-1959 елларда Башкортстанның радио һәм телевидение Комитеты карамагындагы хорда солист була. 1961 елда Башкорт дәүләт университетының биология факультетын тәмамлый, шул ук елда Уфада музыка-педагогия училищесында укыта башлый. Утыз елдан артык вакыт дәвамында, 1963-1994 елларда Башкорт дәүләт филармониясенең солисты-вокалисты булып эшли, концерт бригадасы белән җитәкчелек итә.

Рамазан Йәнбәков башкортның озын көйләрен зур осталык белән башкара, бик матур бай тембрлы, моңлы тавышлы була. Советлар вакытында ул бөтен ил буйлап концертлар белән чыгыш ясаган.

Башкорт филармониясе сайтында язуларынча, Йәнбәков республикада концертлар белән чыгыш ясау чәчәк аткан чордагы башкорт музыка эстрадасы варислары вәкиленең берсе.

фикерләр

XS
SM
MD
LG