Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айнур Биргалин: "Татарны бүлгәләү нияте уемда да юк"


Айнур Биргалин

Башкортстанның төньяк-көнбатышында "телләре татарныкына охшаган башкортлар" яшәве турында инде республика мөфтие дә белдерә башлады. Күптән түгел мөфтине татарларны "суррогат" дип атаган язуны яклаганы өчен тәнкыйтькә тотканнар иде.

Башкортстанның күптән түгел сайланган мөфтие Айнур Биргалин республикада башкортлар, татарлар һәм "телләре татарныкына якын булган төньяк-көнбатыш диалекты башкортлары" яши дип саный. Бу хакта ул җомга көнне Татарстанның Болгар шәһәрендә Мәүлид бәйрәменә багышланган тантаналы чарада Азатлык хәбәрчесенең Башкортстан мәчетләрендә вәгазьләрнең нинди телдә алып барылуына өстенлек бирелү турындагы сорауга җавап биргәндә әйтте.

Биргалин сүзләренчә, мәчетләрдә вәгазь башкортча яки татарча гына сөйләнсә, бөтен кешеләр дә аңламас иде.

"Башкортстанда башкортлар, татарлар һәм телләре татарныкына якын булган төньяк-көнбатыш диалекты башкортлары яши"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00
йөкләү
Башкортстанда башкортлар, татарлар һәм татар теленә якын төньяк-көнбатыш диалекты башкортлары бар

"Бөтенесе аңлый торган телдә сөйләргә кирәк. Күпмилләтле халык яши бит, шуның өчен бөтенсенә дә аңлаешлы тел – урыс теле... Шул ук вакытта туган телебезне онытырга тиеш түгелбез. Башкортстан диния нәзарәте имамнар өчен журнал чыгарды. Аны без башкортча һәм татарча чыгардык. Без беләбез, Башкортстанда башкортлар, татарлар һәм татар теленә якын төньяк-көнбатыш диалекты башкортлары бар", диде ул.

Элегрәк Facebookта ногай активисты Рамил Ишмухамбәтов башкорт җәмәгатьчелегенең "төньяк-көнбатыш башкортлары" арасында "Без башкортлар" дигән башкорт ыруларын торгызу хәрәкәте алып барылуына соклануын белдерде. Аның язуынча, башкортларга "татар" дигән "суррогат" тагылган. Ногай активисты Әстерхан татарларын җанисәп вакытында ногай дип язылырга чакырды. Әлеге язуны хуплаучылар арасында Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин да булуы күп кенә татарларны аптырашта калдырды.

Биргалин Азатлыкка әйтүенчә, ул Рамил Ишмухамбәтовның язылганнарына лайк куеп һич кенә дә татарларның дәрәҗәсен киметергә уйламаган.

"Кайберәүләр мин татар милләтен махсус бүлгәлим дия башлады. Бу уемда да юк иде. Татарстанда мине белүчеләр минем татарларга каршы бернинди нәфрәтем булмавын күрә. Киресенчә, Русиядәге барлык төрки халыкларны кардәш халыклар дип саныйм.

"Ногай активисты язганнарга лайк куеп һич кенә дә татарларның дәрәҗәсен төшерергә уйламадым"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:44 0:00
йөкләү
Бу лайк белән бер халыкны татар халкына каршы куярга һәм икенче халыкның өстенлеген күрсәтү максаты юк иде

Башкорт белән татар арасында кытыршылыклар булмаска тиеш. Бу лайк белән бер халыкны татар халкына каршы куярга һәм икенче халыкның өстенлеген күрсәтү максаты юк иде. Һәрбер очракта ниндидер кимчелекне күрергә була, ниндидер нәрсәне чокып чыгарып гаепле итеп калдырырга була. Бу дөрес булмаган эш", диде Биргалин Азатлыкка.

Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче халыкның асылы тирәсендә бәхәсләр даими чыгып тора. Узган айда Башкортстанның көнбатыш өлешендә узган "Татарча диктант" чарасында оештыручылар соңгы минутта баштарак сайланган Мостай Кәрим текстын яңасы белән алыштырды. Әлеге текстта "Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүчеләр белән татарлар бигрәк тә иркен аралаша" дигән җөмлә татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык уятты.

фикерләр (46)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG