Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ык буе Сабантуенда башкорт мәнфәгатьләре


Сабантуй кунаклары Туймазы утарында

16 июнь Татарстанның Актаныш районында Ык буе авыллары Сабантуе узды. Чарада катнашкан хәбәрчебез ул күбрәк башкортлар файдасына хезмәт итә дигән хис белән кайтты.

Татар конгрессы оештырган бу Сабантуйда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбур өлкәсенең Ык елгасы буйлап урнашкан татар авыллары катнаша. Быел бәйрәмгә әлеге төбәкләрнең 14 районыннан вәкилләр килгән иде. Тик өч төбәкнең татарын берләштерергә тиешле бу чара күбрәк башкортлар файдасына хезмәт итә дигән хис калды.

Башлап Башкортстанның Дәүләт җыены-Корылтай рәисе Константин Толкачев җитәкләгән делегация Такталачык авылында Тимер һәм Илдархан Мутиннарның истәлек такталарына чәчәкләр салды. Бу истәлек такталарын моннан берничә ел элек башкорт милләтчеләре зур тавыш-гауга чыгарып, Актаныш районындагы татар авылына китереп утырткан иде. Истәлек такталарындагы язулар башкорт һәм рус телләрендә генә язылган. Ә Толкачевның үзенә Сабантуйны оештыручылар хөрмәтләп татар түбәтәе кигерде.

Туймазы делегациясе
Туймазы делегациясе

Сабантуй мәйданында тагын да кызыграк күренеш ачылды. Монда Ык буе районнары әзерләп алып килгән утарлар корылган иде. Шулар арасында Оренбур өлкәсеннән, Башкортстанның Ярмәкәй, Бәләбәй, Бакалы, Шаран, Октябрьский, Бишбүләк районнарыннан татарлар килгән булса, нигездә татарлардан торган Туймазы районыннан татар авыллары Сабантуена башкорт коллективын җибәргәннәр булып чыкты.

Ансамбль артистларының берсе Азатлыкка аңлатып киткәнчә, Сабантуйга кем барасын районның мәдәният идарәсе хәл итә. Алар башкорт коллективы барырга тиеш дигән.

Туймазы артистлары Сабантуйның мәртәбәле кунаклары – Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Башкортстанның Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм башкалар алдында башкорт биюләре биеп, башкорт милли каһарманы Салават Юлаев турында театральләштерелгән күренеш күрсәтте. Шунысы гаҗәп, нәкъ менә шушы утар янында иң күп кеше җыелган иде.

Сулдан: Энгель Фәттахов, Константин Толкачев, Фәрит Мөхәммәтшин
Сулдан: Энгель Фәттахов, Константин Толкачев, Фәрит Мөхәммәтшин

Соңрак, Сабантуй мәйданына делегацияләр чыга башлагач, Туймазы районын башкорт милли киеме кигән биюче кызлар чыгышы белән тәкъдим иттеләр. Алар кулларына башкортча язылган "Туймазы калаһы" дигән язу тотып чыктылар.

Актаныш районы авыллары тарихын сөйләгән стендта да "башкорт эзе" күренде. Әтәс авылы турында, мәсәлән, болай дип язылган: XVII гасырда нигез салына, халык Башкорт вотчинникларның сословиясенә карый. Әтәс авылының XVII-XVIII гасырларда Калмаш тюбасы Байлар волосте дип аталган". Ә менә Википедиядә Әтәс авылында татарлар гына яши, XVIII-XIX гасырда авыл халкы башкорт-вотчинник булып саналган, дип язылган.

Апач авылы турында да шундыйрак аңлатма бирелгән: "Нәнәй волосте башкорты Мулла Апас Тютеев 1730 елда Апач авылына нигез салучы. Октябрь инкыйлабыннан соң хакимлек иткән совет системы самодержавиены яклап баш күтәргән крестьяннарга каршы көрәштә кан койган Апас мулланың исемен мәңгеләштерү белән килешмичә, авылны яңачарак – Апач дип атаган".

Стендларны карап йөргән халык, "без башкорт икән бит", дип аптырап сөйләнеп йөрде.

Әтәс авылы мәгълүмат
Әтәс авылы мәгълүмат

Ык буе авыллары Сабантуен уздыруның бер максаты – бу төбәктәге татар авылларын берләштерү иде. Әмма Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның чыгышыннан аңлашылганча, максат чынлыкта башка, шушы өч төбәктә яшәгән халыкларны берләштерү икән. Толкачевка мөрәҗәгать итеп, Мөхәммәтшин татарлар һәм башкортларның тугандаш халыклар буларак дус, тату яшәүләрен, бер-берсенә ярдәмгә килеп торуларын әйтте. "Без дуслыгыбыз белән көчле", дип өстәде ул.

"Без һәрвакыт бергә, безнең тарихыбыз, мәдәниятебез, сәнгатебез уртак. Күп процессларга еш кына бер үк төрле карыйбыз. Безнең бер-беребезнең уңышына сөенергә һәм киләчәккә ышаныч белән карарга ныклы нигезебез бар", дип җаваплады Толкачев.

Шул ук вакытта Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов үз чыгышында Актаныш районында 98 процент татарлар яшәвен, татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклаган районнарның берсе булуын ассызыклады.

Сабантуйга килгән машиналар арасында Башкортстан номерлылары күп иде.

Ык буе авыллары Сабантуен башкортлар Татарстан җирләрен, авылларын башкортныкы дип таныту максатында кулланырга тырышканы сизелде. Әйтергә кирәк, Башкортстан вәкилләре бу эшне планлы рәвештә алып бара. Мисал итеп халык саны алуны китерергә була. Быел да Башкортстанның татар районнарына төркемнәре белән башкорт галимнәре килеп андагы татарларны "чынлыкта сез башкортлар" дип ышандырырга тырышалар.

Быелның март аенда башкорт корылтае вәкилләре Татарстанның көнчыгыш районнарында башкорт ырулары тарихы язылган китаплар тараттылар. Моны алар "Башкорт мәдәнияте һәм мәгърифәте көннәре" кысаларында эшләде. Дөнья башкорт корылтае башкарма комитеты аппараты белгече Радик Бәхтиев редоколлегия исеменнән үзәк район китапханәләренә "Ырулар тарихы" сериясендә чыккан берешәр комплект китап бүләк итеп бирде. Бу китапларны Әгерҗе, Мөслим, Азнакай, Актаныш, Баулы, Ютазы районнары китапханәләренә өләшеп чыктылар.

Шулай ук мартта Казанда Татарстан башкортларының Башкортстан республикасы оешуга 100 ел тулуга һәм V Бөтендөнья башкорт корылтаена багышланган тантаналы җыенында Дөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин Татарстан районнарында Илдархан, Гомәр һәм Гариф Мутиннар, Тәкыйулла Галиев, Искәндәрбәк Солтанов, Ризаетдин Фәхретдиннең улы Габдрахман Фәхретдинов, Фатих Төхвәтуллин һәм Хәлил Алишевка истәлек такталары куеп чыгарга ниятләүләрен белдерде. Әлеге тарихи шәхесләр татар мәдәниятен, сәясәтен үстерүдә зур урын алып торган кешеләр булуга карамастан, бүгенге башкорт милли хәрәкәте башлыклары аларны башкорт милләте вәкилләре дип, бу турыда истәлек такталарына язып, мәңгеләштерергә ниятли.

Май аенда Башкортстанда республиканың мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә "Башкортстанның дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен" республика башлыгы грантлары бүленде. "Шәҗәрә" үзәгенә "Төньяк-Көнбатыш башкортлары: тел, тарих, мәдәният" дигән китаплар сериясен бастыру һәм тарату өчен 3 миллион 674 мең сум акча бүленеп бирелде.

Июнь башында исә Башкортстанның татарлар күпләп яшәүче Тәтешле районында "Шәҗәрә бәйрәме" узды, әлеге бәйрәм кысаларында "Төньяк-көнбатыш башкортлары" исемле фәнни-гамәли конференциясе дә оештырылган иде. Моннан тыш, бәйрәм кысаларында "Йәш килендәр" исемле башкорт киленнәре этнобәйгесе дә үткәрелде. Тәтешле Башкортстанның татар районнарыннан санала. Биредә җырчылар Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, шагыйрь Әнгам Атнабаев туган. Былтыр республика "Шәҗәрә бәйрәме" шулай ук татарлар күпләп яшәүче Балтач районында узган иде.

Әйтергә кирәк, Ык буе авыллары Сабантуен уздыру кирәклеген беренче тапкыр Туймазы эшмәкәре Фәнир Галимов күтәреп чыккан иде. Беренче Сабантуй нәкъ менә Туймазы районында узды. Быел исә Галимов үз акчасына Туймазыда Тукай бюсты урнаштырды.

Башкортстан татарларын башкорт дип яздырырга маташуларга каршы тору чаралары турында Фәнир әфәнде белән дә сөйләшеп алдык.

– Сабантуй белән генә халыкны саклап буламы, без Башкортстанда яшәгән татарларны югалтмыйбызмы?

Фәнир Галимов
Фәнир Галимов

– Беләсезме, кәгазьдә бәлки югалтырбыз без аларны, ә менә мин үзем татар булып туганмын икән, мине бүтән милләт итеп ясап булмый. Чөнки ничек булса да, кәгазьдә язылсынмы, әмма һәркем үзен татар дип саный икән, ул татар булып кала. Ни кадәр тырышсаң да, песине төлке итеп булмый диләр. Шуның өчен монда көрәшеп, әрләшеп-талашып йөрергә кирәкми, без үзебезне исбатлыйк – дөнья йөзендә без татар булып туганбыз, гүргә дә татар булып керергә тиешбез. Чөнки Ходай безне татар итеп тудырган, аны кәгазьгә генә яздырып үзгәртеп булмый, чөнки Ходай Тәгаләнең эшләгән әйберен бер кеше дә үзгәртә алмый. Татар татар булып калырга тиеш, башкорт – башкорт булып калырга, урыс – урыс, чуаш – чуаш булып калырга тиеш. Без Ходай биргән матур әйберне бозмаска гына тиеш.

– Бу темага конференцияләр дә кирәкме, аны конгресс оештырырга тиешме?

– Конференцияләр дә оештырырга бик кирәк. Әмма әгәр дә без, теге оештырсын әле, бу оештырсын әле дип торсак, булмый. Монда бердәмлек кирәк.

фикерләр (82)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG