Accessibility links

Кайнар хәбәр

Sunday Times Британиядә консерваторлар иганәчеләре дип фаразланган тугыз русияленең исемен атады


Борис Джонсон Мәскәүдә, 2017 ел.

Хисапта телгән алынган кайбер русияләр Британия премьер-министры Борис Джонсон белән җылы мөнәсәбәтләрдә тора дип раслана. Ләкин алар илнең эчке эшләренә тыкшынганмы, әлегә аңлашылмый.

Британиянең Sunday Times газеты Британия демократиясенә Русиядән килгән куркынычлар турында хисаптагы тугыз русияленең исемен атады. Әлеге хисапны Борис Джонсон хөкүмәте дөньяга чыгаруны кичектергән иде, моның өчен аны оппозиция кискен тәнкыйтьләде.

Сүз Консерватив фирка иганәчеләре турында бара диелә.

Хисапта телгән алынган кайбер русияләр Британия премьер-министры Борис Джонсон белән җылы мөнәсәбәтләрдә тора дип раслана. Алар арасында Британиянең Aquind Limited ширкәте җитәкчесе, ЮКОС нефть ширкәтенең элекке вице-президенты һәм җитәкчеләр идарәсе рәисе урынбасары Александр Темерко бар. Соңгы җиде елда Темерко консерваторларга бер миллилон фунттан артык акча бүлгән. Ул Русиядән 2005 елда киткән, Британия ватандашлыгы алган.

Хисапта шулай ук банкир Александр Лебедев та телгә алына. Аның улы Евгений - London Evening Standard һәм The Independent газетлары чыгару белән шөгыльләнүче ширкәт хуҗасы. 2018 елның апрелендә Евгений Лебедев Борис Джонсонны Лебедовлар гаиләсенең Италиядәге Перуджа шәһәреннән ерак түгел урнашкан йортына кичәгә чакырган диелә. Ул вакытта Джонсон тышкы эшләр министры иде.

Хисапта, моннан тыш, Русия финанс министрының элекке урынбасары Владимир Чернухин хатыны Любовь Чернухина исеме бар. Ул консерваторларга былтыр 450 мең фунт күчергән дип белдерелә.

Sunday Times язмасыннан Британиядә яшәүче русияләрнең консерваторларга финанс ярдәм күрсәтүе нигезендә нинди дә булса нәтиҗәләр ясалганмы, юкмы икәне аңлашылмый. Русиянең Британия сайлауларына һәм Брекзит референдумына тыкшынуы турында әйтелгәнме, анысы да билгесез.

Джонсон хөкүмәте бу хисапны дөньяга чыгаруны парламентның яңа составы сайлануга кадәр кичектереп торды. Әлеге карарне лейбористлар тәнкыйтьләп чыкты, алар "консерваторлар нидер яшерә", дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG