Accessibility links

Кайнар хәбәр

Боливия президенты Эво Моралес вазифасыннан китүе турында белдерде


Эво Моралес
Эво Моралес

Боливия президенты Эво Моралес 10 ноябрьдә вазифасыннан китүе турында белдерде. Илдә өч атна дәвамында оппозиция протестлары бара.

Якшәмбе Эво Моралесны вазифасыннан китәргә Боливия кораллы көчләр җитәкчесе Уильямс Калиман да чакырды. Әлеге сүзләрдән соң дәүләт башлыгы телевидение аша халыкка мөрәҗәгать итеп, 13 ел идарә иткәннән соң китүе турында белдерде.

Моңа кадәр ул президент сайлауның беренче туры нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга ризалашкан иде. Шулай ук ул сайлау комиссиясен таратып, аны яңадан формалаштыру белән дә килеште. Моны Моралеска Америка дәүләтләре оешмасы тәкъдим иткән иде.

Мексика Моралеска сыену бирергә вәгъдә итте. Бу хакта тышкы эшләр министры Марсело Эбрард белдерде.

Боливиядә протестлар илнең Югары сайлау мәхкәмәсе 20 октябрьдә узган президент сайлау нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң башланды. Мәхкәмә мәгълүматларынча, Эво Моралес 47 процент, ә аның төп көндәше, элекке журналист Карлос Меса 36,5 процент тавыш җыйган. Моралес беренче турның җиңүчесе дип игълан ителде.

Меса сайлау нәтиҗәләрен танымады, хәрәмләшүләр турында белдерде һәм тарафдарларын урамнарга чыгарга чакырды. Нәтиҗәдә Боливиянең берничә шәһәрендә демонстрантлар һәм полиция арасында бәрелешләр башланды, кимендә өч кешенең һәлак булуы билгеле.

XS
SM
MD
LG