Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" хәрәкәте Уфада Куштауга багышланган конференция уздырмакчы


“Башкорт” төркеме җитәкчесе Илнар Галин

“Башкорт” төркеме Куштауны яклап митинг уздыруга рөхсәт ала алмагач активистларны бу турыда сөйләшү өчен бер бинага җыярга булган.

“Башкорт” төркеме Куштауны яклап 23 ноябрьдә Уфада уздырырга җыенган урам җыены узмаячак. Аның урынына Куштауны саклап калу өчен көрәшүче активистларны киләсе атна ахырында Башкортстан башкаласында конференциягә җыярга телиләр. Бу турыда Азатлыкка “Башкорт” төркеме җитәкчесе Илнар Галин белдерде.

Галин әйтүенчә, хәзер Куштауны яклау хәрәкәтен башкорт милләтчеләре хәрәкәте генә дип күрсәтү омтылышы сизелә, шуңа күрә алар башкорт, татар, урыс, чуаш һәм башка халыклар вәкилләрен, оешмаларын да бу мәсьәләгә багышланган сөйләшүгә җыярга карар иткән. “Куштау проблемы бары башкортларны гына түгел, башка халыкларны да борчый”, диде Галин.

“Башкорт” вәкилләре бу сөйләшүгә чыгышлар әзерләп киләчәк, әмма анда килгән башка кешеләргә дә сүз биреләчәк. Сөйләшүнең төгәл вакыты һәм кайсы бинада узачагы әлегә тәгаенләнмәгән, хакимият модый темага сөйләшү өчен бина бирелүен теләми, ачыклык керү белән башка оешмаларга чакырулар җибәреләчәк.

Шул ук вакытта Илнар Галин Куштауга багышланган митинг уздыру өчен дә эшчәнлекне дәвам итәчәкләрен белдерде. Аның әйтүенчә, оешма вәкилләре митинг уздыру өчен урын сорап Уфа хакимиятенә тиешле вакыт кысаларында иң беренче булып барып мөрәҗәгать итә, хәтта моны видеога да төшерә, әмма хакимият ул соралган урында башка чара уздырылачагы турында карар ителгән булуын, башкаларның иртәрәк мөрәҗәгать итәргә өлгергәнлеген белдерә.

21 ноябрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хакимиятләрнең Башкортстанда Куштау шиханын яклауга багышланган митингка рөхсәт бирмәвен кануни дип таныды. "Башкорт" оешмасы чараны 23 ноябрьдә уздырмакчы иде. Шәһәр һәм республика хакимиятләре оештыручылар сайлаган урында башка чара уздырыла дигән сәбәп тапты.

Галин әйтүенчә, 20 ноябрьдә “Башкорт” төркеме Ишембай районындагы Куштау янында урнашкан Үрнәк авылына барып анда Куштауны яклаучыларның инициатив төркемен оештыруда катнашкан һәм аларга ничек эш итәргә кирәклеген сөйләп биргән. Төркемнең өч җитәкчесе сайланган һәм алар киләсе атна ахында Уфада узачак сөйләшүгә авыл вәкилләрен җыеп алып килмәкче.

2018 ел ахырында ул чакта Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы булган Радий Хәбиров Куштау шиханын "Башкорт сода ширкәте"нә чимал буларак эшкәртергә бирү турында килешкән иде. Аңа кадәр сода ширкәте Торатау шиханын алу өчен көрәшеп килде, ләкин ул республиканың кагылгысыз табигать һәйкәле булганга һәм җәмәгатьчелек яклавы белән сакланып калган иде.

Куштауны сода ширкәтенә бирүне компромисс дип бәяләделәр. Ләкин каршылыклар моның белән тынмады, җәмәгатьчелек бу шиханны да саклап калырга тели. Соңгы атналарда Башкортстанда, Русиянең кайбер шәһәрләрендә, шул исәптән, Казанда да Куштауны яклап ялгыз пикетлар узды.

Бәйсез галимнәр Куштау шиханының тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булуын исбатлады. Башкортстанның мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт идарәсе Куштауның андый кыйммәте булмавы хакында бәяләмә биргән иде.

фикерләр (8)

XS
SM
MD
LG