Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар оешмалары физик затларны "ят агент" дип танучы канунны тәнкыйтьләп чыкты


Халыкара журналистлар оешмалары физик затларны "ят агент" буларак танырга мөмкинлек бирүче үзгәрешләрне Русиядә бәйсез матбугатның эшчәнлеген чикләү юлында чираттагы адым дип атады.

Журналистлар һәм хокук яклау оешмалары "матбугат чаралары - ят агентлар" турындагы канунга үзгәрешләр ​кертүне тәнкыйтьләп чыкты. Әлеге ун халыкара оешма арасында Amnesty International, Human Rights Watch, "Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр" (Reporters Without Borders (RSF), Журналистларны яклау комитеты бар.

Физик затларны "ят агент" буларак танырга мөмкинлек бирүче үзгәрешләрне Русия думасы һәм Федерация шурасы хуплады.

Журналистлар оешмалары белдерүендә хакимиятнең яңа чаралары Русиядә бәйсез матбугатның эшчәнлеген чикләү юлында чираттагы адым дип атала.

Канун өлгесенә ярашлы, "ят агент" дип "ят агент" буларак танылган матбугат чаралары материалларын таратучы яки аларны әзерләүдә катнашучы, чит илдән турыдан-туры яки чит илдән финансланучы Русия оешмаларыннан акча алучы физик затлар танылырга мөмкин. Һәр очрак юстиция министрлыгы һәм тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан аерым каралачак.

Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) оешмасы президенты Джейми Флай "матбугат чаралары - ят агентлар" турындагы канунга үзгәрешләр "Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм башка чит ил медиасы журналистларын эзәрлекләүгә юнәлгән куркыныч һәм арта баручы көчләр" санына керә һәм "Русия ватандашлары Кремль тарафыннан гына хупланган мәгълүматны алу өчен чираттагы адым" дип белдерде.

  • Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елның 25 ноябрендә имзаланган иде.
  • Былтыр 5 декабрь Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.
  • Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
XS
SM
MD
LG