Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "Хизб ут-Тәхрир"нең җитәкчесе булуда гаепләнелүче Эдуард Низамов эше мәхкәмәдә карала башлады


Эдуард Низамов
Эдуард Низамов

Низамовны яклаучылар җинаять эше өчен лингвистик экспертиза нәтиҗәләреннән канәгать булмый, башка белгечләрдән экспертизага бәяләмә ясаткан. Адвокат хөкемдардан мәхкәмә эшендә әлеге экспертларны җәлеп итүне дә сорады.

28 ноябрьдә Екатеринбурдагы хәрби мәхкәмә Казан кешесе Эдуард Низамов эшен карый башлады. Ул Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының Русия канатын җитәкләүдә гаепләнә.

Гаепләнелүченең адвокаты Рифат Яхин мәхкәмә эшенә ике белгечне җәлеп итү тәкъдиме белән чыкты. "Документлар һәм мәгълүмати бәхәсләр лингвист-экспертлар гильдиясендә" бүлек башлыгы Игорь Жарков һәм Бәйсез социологик тикшеренүләр үзәгенең фәнни хезмәткәре Дмитрий Дубровский Низамов эшендәге гаепләү ягы экспертизасына бәя биргән. Мәхкәмә әлеге белгечләрдән аңлатма алу соравын канәгатьләндерде.

Моңа кадәр тикшерүчеләр өчен "Казан төбәкара экспертиза үзәгенең" ике хезмәткәре экспертиза ясаган булган. Ләкин Петербур белгечләре бу экспертизада хаталар тапкан. Аерым алганда, Игорь Жарков һәм Дмитрий Дубровский ясаган бәяләмәдә тикшерү экспертизасы объектив түгел диелә.

"Рецензиянең лингвистик өлешендә язылган тикшерү нәтиҗәләре лингвистик, фәнни-методик һәм экспертология ягыннан тиешенчә дәлилле дип әйтеп булмый. Шулай ук дини яктан биргән бәяләмәне дә дәлилсез дияргә була" дип нәтиҗә ясаган Жарков һәм Дубровский.

Белгечләрне кайчан сораштырачаклары әлегә билгеле түгел. Моннан тыш, адвокат Рифат Яхин соравы белән мәхкәмә Низамовның кесә телефоныннан кемнәр белән аралашканын белешергә, күршеләре биргән бәяләмәне, "Мемориал" хокук яклау үзәге белешмәсе һәм Азатлык радиосына биргән интервьюны карарга ризалашкан.

41 яшьлек Низамов 2018 елның 11 октябрендә Казанда тоткарланган иде. ФСБ аны "Хизб ут-Тәхрир"нең Русиядә иң югары дәрәҗә җитәкчесе булуда гаепләде. Аңа гомерлек төрмә җәзасы яный.

Эдуард Низамов гаебен танымый, күрсәтмәләр бирүдән баш тартты. Ул моңа кадәр дә 2005 елда экстремистик оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп, ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән булган.

Низамов белән бер көнне Чистайда Илдар Әхмәтҗановны һәм Чаллыдан Рәис Гыймадиевны да кулга алдылар. Аларга да "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлеген оештыру турында гаепләү белдерелгән.

XS
SM
MD
LG