Аерым алганда, Казакъстан, Беларус, Кыргызстан бу канунның гамәлгә керүе Евразия икътисад берлеге эчке базарының эшләвенә комачаулаячак һәм бу канун Евразия берлеге килешүен боза дип белдергән. Бу турыда Ведомости хәбәр итә.
Евразия икътисад комиссиясе матбугат хезмәте берләшмә әгъзаларының яңа канунга дәгъва белдерүләрен, бу мәсьәлә хәзер тикшерелгәнен раслаган.
Ноябрдә Русия дәүләт думасы Русиядә сатыла торган дигитал әсбапларга илдә эшләнгән програмнарны кую турында канун кабул итте. Декабрдә канунны президент Владимир Путин имзалады. Документ нигезендә 2020 елның 1 июленнән башлап Русия базарына чыгарыла торган әсбапларда илдә эшләнгән програмнар торырга тиеш. Бу әсбапларның тулы исемлеген хөкүмәт төзиячәк.
Элегрәк The Bell, Русия президенты идарәсендәге түрәләрнең берсенең сүзләренә сылтанып, бу канунны махсус Apple ширкәтенә һәм аның продукциясенә каршы эшләнгән дип язган иде.