3 гыйнварда Париждан ерак түгел Вильжюиф шәһәре паркында бер ир кешеләргә пычак белән ташланган. BFM TV мәгълүматынча, дүрт кеше яраланган. Аларның берсе һәлак булган. Le Figaro кимендә ике кешенең яралануы һәм берсенең үлүе турында хәбәр итә.
Һөҗүм итүчене полиция атып үтергән. Ирнең ни өчен мондый адымга баруы билгеле түгел.
Узган ел ноябрьдә Лондон үзәгендә узып баручыларга шулай ук пычак белән һөҗүм оештырылган иде. Моны "террочылык гамәле" дип атадылар. Элегрәк террорчылык маддәсе нигезендә хөкем ителгән 28 яшьлек Усман Хан Балык сатучылар гильдиясе бинасында һәм Лондон күперендә һөҗүм итте. Ике кеше һәлак булды. Ханны полиция атып үтерде.