Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәкилләр пулаты Трампка каршы импичмент эшен Сенатка тапшыруны хуплады


Конгрессның Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси (үзәктә) импичментка багышланган матбугат очрашуында
Конгрессның Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси (үзәктә) импичментка багышланган матбугат очрашуында

Вәкилләр пулаты президент Дональд Трампка импичмент эшен Сенатка тапшыруны яклап тавыш бирде.

Бу карарны Вәкилләр пулатының 228 әгъзасы хуплады, 193е каршы чыкты, дип хәбәр итә Associated Press агентлыгы.

Сенатка президент Трампка карата гаепләүләрнең нигезле булу-булмавын тикшереп, аны вазифасыннан алыргамы, яки урынында калдырыргамы икәнен хәл итәргә кирәк булачак.

Президентны Трампны хакимияттән канунсыз файдалану һәм Конгресс тикшерүенә киртәләр коруда гаеплиләр.

Сенаторлар бу эш кысаларында утырышчылар (присяжный) булып катнаша, ә гаепләүчеләр – конгрессменнар вәкилләре булачак. Мәхкәмә рәисе - АКШның баш хөкемдары Джон Робертс. Импичмент раслансын өчен сенаторларның өчтән икесенең тавыш бирүе сорала.

Сенатта күпчелекне республиканнар тәшкил итә, ә Дональд Трамп шушы фиркадән президент итеп сайланган иде. Импичмент эше Конгресста каралганда Республикан партиясеннән беркем дә гаепләүләрне яклап чыкмады. Белгечләр бертавыштан диярлек Трампның акланачагын фаразлый.

XS
SM
MD
LG