Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томски өлкәсендә янгында 11 кеше һәлак булган


Янгын булган бина
Янгын булган бина

Бер катлы агач йортта чит илдән эшкә килүчеләр яшәгән.

Томски өлкәсе Асиновский районы Причулымски бистәсендә бер катлы агач йортта янгын чыгып, 11 кеше һәлак булган. Бу турыда Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Томски өлкәсе идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ут чыгуы хакында янгын хезмәтләренә иртәнге дүрттә билгеле булган. Янгын 208 дүрткел метр мәйданны колачлаган. Ике кеше уттан чыгып котыла алган диелә. Янгын иртәнге җиденче яртыда сүндерелгән.

Коткару хезмәте янган бина эченнән 11 кешенең үле гәүдәсен чыгарган.
Интерфакс язганча, бу бинаны Кытай ширкәте арендага алган була. Бина тулай торак буларак кулланылган. Анда Кытай, Таҗикстан һәм Үзбәкстан ватандашлары яшәгән.

XS
SM
MD
LG