Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда халыкның демократиядән кәнәгатьсезлеге иң югары дәрәҗәгә җиткән


Халык хакимиятнең демократик институтлары белән кәнәгать түгел. Бу күренеш аеруча алга киткән илләрдә күзәтелгән.

Дөнья халкы демократия институтларына ышанмый башлаган.

Демократиягә карата канәгатьсезлек дәрәҗәсе үзенең иң югары күрсәткечләренә җиткән, бу хәл алга киткән илләрдә күзәтелә дип белдергән Кембридж университеты социология галимнәре.

Алар дөньяның төрле илләрендә 4 миллион кеше арасында сораштыру уздырган. Респондентларның 58 проценты демократиягә ышанмавын әйткән. Бу 1995 елдан бирле иң зур күрсәткеч. Ул вакытта демократия белән канәгатьсезлек дәрәҗәсе 48 процент булган дип яза BBC.

Мондый күрсәткечләрнең сәбәбе төгәл билгеле түгел. Галимнәр моңа халыкның 2008 елда булган икътисади кризистан алган "шок" , Европага качаклар агымы килүе, "тышкы сәясәт"нең уңышсызлыкка очравы да сәбәп булырга мөмкин ди.

Галимнәр шулай ук демократия институтларынан иң күбе АКШ һәм Британия халкы канәгать булмавын ассызыклый.

XS
SM
MD
LG