Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәгариф идарәсе башлыгы итеп 2нче лицей-интернат мөдире билгеләнде


Казан мэриясендә Ирек Ризвановны тәкъдим итү
Казан мэриясендә Ирек Ризвановны тәкъдим итү

Бүген Казан мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мәгариф идарәсенең яңа башлыгын тәкъдим иттеләр. Ул моңа кадәр Казанның 2нче лицей-интернаты мөдире булган Ирек Ризванов. Казан мэры аны гади укытучыдан алып мәктәп җитәкчесенә кадәр тәҗрибә туплавын әйтте.

"Яшь профессионал Ирек Ризавновка мөһим эш ышанып тапшырылды" дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.

Ризванов биш ел дәвамында Казанның элекке татар-төрек лицеен җитәкләде. 2018 елда иң яхшы мәктәп мөдире дип таныла.

Узган елның көзендә мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов кулга алынды. Ул Казан мәктәпләренә метал детекторлар сатучыдан, уку йортларына суыткычлар сатучыдан ришвәт алуда шикләнелә. Ике ришвәт күләме 1,5 млн сум тәшкил итә диелә.

XS
SM
MD
LG