Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиландта көймә казасында Русиядән ике бала һәлак булган


Таиланд күренеше (архив фотосы)

Туристлар йөртүче ике катер бәрелешүе нәтиҗәсендә 2 бала үлгән, алар Русиядән. Тагын 21 кеше яраланган. 

10 февраль иртәсендә Таиландның Пһукет утравы ярларында туристлар йөртүче ике катер бәрелешкән. Катерларның берсендә Русиядән килгән 39 турист була. Каза нәтиҗәсендә 12 яшьлек малай һәм алты яшьлек кыз һәлак булган. Казада Русиядән ике бала үлүен җирле полиция раслаган.
Тагын 21 кеше төрле дәрәҗәдәге яралар белән хастаханәгә китерелгән, алар арасында авыр хәлдәгеләр бар дип яза РИА Новости.

Каза утрауның көнчыгыш ягында, көймәләр ярга килеп туктый торган ике култыгын тоташтыручы каналда булган.

XS
SM
MD
LG