Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Венесуэла өчен акча бастырачак


Венесуэланың яңа кәгазь акчаларының бер өлешен Русия бастырып бирәчәк.

Русиянең Гознак ширкәте Венесуэла хөкүмәте белән килешү төзегән. Аның нигезендә ул боливарлар бастырачак. 10000 дән алып 50000 боливар номиналлы барлыгы 300 миллион данә кәгазь акча бастырып чыгарылачак. Бу турыда Bloomberg агентлыгы хәбәр итә.

Русиядә чыгарылган Венесуэла акчаларының гомуми бәясе якынча 143 миллион доллар торачак диелә.

Башкарган эше өчен Венесуэла Гознакка 6,8 миллион евро түләячәк.
Венесуэлада соңгы берничә елда гиперинфляция бара, шул сәбәпле хөкүмәт гел акча бастырып торырга мәҗбүр. 2018 елда боливарга деноминация ясалып, аларның номиналы 10 меңгә киметелде дип искәртә “Медуза”. Боливарның бәясе гел төшеп торганга, илдә рәсми булмаган рәвештә АКШ долларлары да кулланылышта йөри.

18 февралдә АКШ тарафыннан “Роснефть”нең бер бүлгесе булган Rosneft Trading ширкәтенә карата чикләүләр кертелгәне билгеле булды. АКШ бу чикләүләрне “Венесуэла икътисадының нефть секторында эшләгән өчен” кертте.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG