Accessibility links

Мәхкәмә "СОлНЦе" мәктәбе мөдиренең прокуратурага каршы шикаятен караячак


Павел Шмаков
Павел Шмаков

Павел Шмаков прокуратураның мәктәпне экстремистлыкка каршы тору кануны үтәлешенә тикшерүен канунсыз дип саный. Мәхкәмә утырышы 19 мартта узачак.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковның прокуратурага каршы биргән шикаятен караячак. Прокуратура мәктәпнең экстремистлыкка каршы тору һәм милләтара мөнәсәбәтләр турындагы кануннарны ничек үтәвен тикшерә. Шмаков прокуратураның бу гамәле канунсыз дип белдерә. Мәхкәмә утырышы 19 мартта узачак диелгән мәхкәмәнең картотекасында.

Татарстан прокуратурасы кушуы нигезендә "СОлНЦе" мәктәбендә 6 февралдән 3 мартка кадәр тикшерү уза. Шмаков элегрәк хәбәр иткәнчә, тикшерү мәктәптә белем бирү телләренең федераль һәм төбәк кануннарына туры килүен ачыклау өчен уздырыла.

Моннан кала, мәктәп мөдирен Казанның Вахитов районы прокуроры урынбасары Елена Гавриленко янына чакырганнар, мәктәпнең уку планын, телләр турында нигезләмәсен, ата-аналарның баласы өчен туган тел сайлагандагы гаризаларын алып килеп күрсәтергә кушканнар.
Шмаков бу таләпләрне канунсыз дип санап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

Февраль башында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү өлкәсен тикшерү һәм контрольдә тоту департаментының республика мәктәпләренә яшерен хат җибәрүе турында хәбәр таралды. Анда ана телен укытуга бәйле прокурор тикшерүләре узачагы әйтелгән.
Хатта шулай ук мәктәп мөдирләреннән ана телен укытуны ике тапкырга киметәчәк бердәм укыту планын кабул итү сорала дип сөйләгән иде Азатлыкка Павел Шмаков. Татарстан мәгариф министрлыгы мәктәпләргә бернинди дә яшерен хат җибәрелмәде дип белдерде.

XS
SM
MD
LG