Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина рәсмие кырымтатарларның Кырымга йөрешендә катнашучыларга Русия ягыннан куркыныч янавын белдерде


Тамила Ташева

Украина президентынынң Кырымдагы вәкиле урынбасары Тамила Ташева кырымтатарларның Украина-Кырым чигенә 3 майга планлаштырылган йөрешендә катнашучыларның иминлегенә куркыныч яный ала диде.

“Беренче чиратта без Кырым ягыннан килүчеләр өчен борчылабыз”, диде Тамила Ташева.

Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе игълан иткән бу йөрешне әзерләүдә дәүләт оешмалары катнашмый, йөрешкә дипломатларны җәлеп итәргә кирәк, дип исәпли Ташева.

Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев бу йөреш хакында үз фикерләрен Азатлыкка белдереп, Русия ягыннан бу чарага киртәләр куюны көтәргә кирәктер диде.

Заир Смедляев
Заир Смедляев

"Хәзер мин Кырым ягыннан йөрештә катнашачакларны күрмим. Андый теләкләре булган кешеләргә дә мондый мөмкинлек бирелмәс. 3 май Кырым хакимиятләре чиккә алып барган барлык юлларны ябарлар дип, уйлыйм. Украина ягыннан килгән колоннаны Кырымга кертерләрме, юкмы — әйтеп булмыйм, ләкин кемнедер кертеп, кемнедер кертмичә Русия хезмәтләре уен уйный алалар. Мәсьәлән, Мостафа Җәмилевне, кертмичә башка бер ике кешене кертеп Мостафа үзе керергә курыкты дигән ялганны да тарата алалар. Бу йөреш безнең мәсьәләләргә Украина хакимиятләренең мөнәсәбәтенең бер күрсәткече булачактыр. Ничек тә булса, йөреш хакында сүз инде китте, аны туктатып булмый. Информацион яктан кырымтатарлар мондый чара үткәрергә тотыналар дигән сүз Кырым, кырымтатар мәсьәләсен матбугатта көн тәртибенә инде кайтарды. 3 май узачак дип көтелгән йөреш исә моның иң югары ноктасы булачактыр", диде Смедляев.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Кырымга йөреш 3 май үтәчәген, аны үткәрү эше башланганын игълан иткән иде. Мәҗлес Украинадагы илчелекләр, халыкара оешмалар вәкилләре, Украина Югары радасы депутатларын йөрештә катнашырга чакыра.

Чараның максатлары — Кырым чиген узып, халыкара оешмаларның Кырымга карата караларының Русия тарафыннан үтәлү-үтәлмәвен күрсәтү, Кырымны аннексиядән азат итү.

XS
SM
MD
LG