Accessibility links

Татарстанда буран юлларда тыгыннар һәм кешеләр үлеменә китерде


Төнлә республикада көчле буран, кар, юлларда бозлавык булу сәбәпле, юлларда машина казалары күбәйгән.

Татарстан аша узучы трассаларда рейс автобуслары һәм йөк машиналары өчен йөрү ябылган. Йөк машиналары кар көртләренә батып калган, дип хәбәр итә медиа.

Лаешка борылыш янында йөк төягән фура һәм җиңел автомобиль юл читенә төшкән. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк диелә.
Югары Ослан районы Макулово авылы янында берьюлы биш машина бәрелешкән, шуларның икесе юл читенә төшкән. Иң авыр хәл Уфага таба баручы трассада дип хәбәр иткән юл йөрүчеләр. Трассаны кардан башлыча Казан юнәлешендә чистартканнар, юлны тайгакка каршы эшкәртмәгәннәр.

23 февральдә Казаннан М7 трассасына чыккан җирдә ике баласы белән бер ханым казага эләккәне әйтелә. Әни кеше һәм бер бала шунда ук җан биргән. Балаларның икенчесе хәзер Республика клиник хастаханәсендә.
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе 23 февраль киченнән 24 февраль киченә кадәр һава шартларының начараюы хакында кисәткән иде.

XS
SM
MD
LG