Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прагада Русия илчелеге каршындагы мәйданга Немцов исеме бирелә


Прагада Русия илчелеге бинасы
Прагада Русия илчелеге бинасы

Русиядә атып үтерелгән оппозиция сәясәтчесе исемен мәңгеләштерү турында карарны Чехия башкаласының шәһәр шурасы кабул иткән.

Прагадагы Каштаннар астында дип аталган шәһәр мәйданының исемен Немцов мәйданына алыштырачаклар. Тантаналы рәвештә исем алыштыру 27 февральгә – Немцовның атып үтерелгәненә биш ел тулу көненә билгеләнгән. Бу мәйданда Русиянең Чехиядәге илчелеге урнашкан.

Дүрт ел элек мәйданны Немцов исеме белән атау турында петиция чыккан иде, ул 4,5 мең тавыш җыйган. Шул ук вакытта каршылар да бар, андыйлар саны 1,5 мең диелә.

Шәһәр шурасы депутатлары шул тирәдәге аллеяларның берсен Русиядә атып үтерелгән журналист Анна Политковская исеме белән дә атарга тели.

Соңгы елларда дөньяның төрле шәһәрләрендә Борис Немцов исеме белән аталган урамнар һәм биналар барлыкка килә. 2018 елның февраль ахырында Вашингтонда Немцов-плаза барлыкка килде, Русия илчелеге урнашкан мәйданга да аның исеме бирелде.

Шул ук елны мартта Вильнюста Немцов исемендәге сквер булдырылды. Киевта 2019 елның мартында Русия илчелеге янындагы скверга Немцов исеме бирелде.

Русия президенты Владимир Путинны кискен тәнкыйтьләгән Борис Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү үзәгендәге Большой Москворецкий күперендә атып үтерелде.

Чечняның бу үтерүгә яллануда гаепләнгән биш кешесенә 2017 елның июлендә төрмә җәзасы бирелде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG