Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак һәм Күвәйт Согуд Гарәбстанына ияреп нефть бәясен төшерде


Согуд Гарәбстанында нефть танкерлары
Согуд Гарәбстанында нефть танкерлары

Берьюлы өч ил нефтьне арзанрак бәягә сатарга карар бирде, бу Русия белән бәяләр ярышы кысаларында эшләнә.

Нефть экспортлаучы илләр оешмасына (ОПЕК) керүче Гыйрак һәм Күвәйт апрельдә үзләрендә чыгучы нефтьне арзанрак бәягә сатарга җыена. Моңа кадәр нефть бәяләрен Согуд Гарәбстаны төшергән иде. Якын Көнчыгыш илләренең бу гамәлләре Русия белән нефть бәяләре ярышы кысаларында эшләнде дип яза Bloomberg.

Гыйракның Basrah Light маркалы нефте Азия илләренә 5 долларга арзанракка сатылачак. Saudi Aramco үзенең Arab Medium сортлы нефтен 6 долларга, Кувейт тә Азиягә куылачак нефть бәясен шулай ук 6 долларга төшергән.

Моннан тыш, Гарәп Әмирлекләре үзләренең дүрт төрдәге нефтенә февраль бәяләрен мичкәсенә 1,6 долларга киметкән.

Нефть бәяләренең төшүе Русия белән ОПЕК килешүе өзелгәннән соң башланды. 6 март көнне ике як нефтьне табу эшләрен чикләү турында килешүне озайта алмаган. Апрель аеннан нефть табудан барлык чикләүләр алыначак.

Bloomberg чыганаклары хәбәр иткәнчә, "Роснефть" башлыгы Игорь Сечин күптән Русиянең ОПЕК белән килешүеннән чыгуын алга сөргән. The Bell басмасы да килешүнең өзелүен аның белән бәйли, янәсе Сечин президент Владимир Путинны килешүдән чыгарга өндәгән. Моңа аргумент итеп ул АКШ сланец нефтен табуын китергән: "Менә хәзер без аларга күрсәтербез! Алар хәзерге бәядә актив рәвештә сланец нефтенә акча кертә, ләкин нефть бәясе 40 доллардан кимрәк торганда, аны сланец нефтен табуның мәгънәсе булмаячак, "Роснефть" исә андый төшүгә чыдый ала", дип китерде Сечин фикерләрен The Bell басмасы чыганагы.

Русиянең килешүдән баш тартканнан соң Согуд Гарәбстаны нефтькә бәяне кинәт төшергән һәм нефть табуны рекорд дәрәҗәгә җиткерәчәген белдергән. Шул рәвешле Эр-Рияд Мәскәүне кире килешү турында сөйләшергә мәҗбүр итәргә җыена дигән фаразлар бар.

XS
SM
MD
LG