Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Урал” башкорт халык үзәге Русия конституциясе реформасына ризасызлык белдерде


Мәскәүдә Немцов маршы, 29 февраль
Мәскәүдә Немцов маршы, 29 февраль

“Урал” башкорт халык үзәге Конституция реформасы уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты. Анда Русия президенты Владимир Путин тәкъдиме белән төп канунга үзгәрешләр кертүгә ризасызлык белдерелгән.

Мөрәҗәгать Конституциягә нинди үзгәрешләр кертеләчәген санап китү белән башлана, аннан соң кайбер фирка һәм хәрәкәтләрнең позициясе китерелә.

“Күпмилләтле җәмәгатьчелек, халык һәм оппозиция Владимир Путинның бу башлангычын төрлечә кабул итте. Кайбер галимнәр һәм хокукчылар президентның бу гамәлен дәүләт түнтәрелеше дип бәяләде. “Партия народной свободы” (Парна, рәисе Михаил Касьянов) Конституциядәге үзгәрешләрне тикшергәннән соң моның башкарма хакимият һәм мәхкәмә вәкаләтләрен көчәйтү өчен эшләнүен белдерде. Алар бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә мәхкәмә хакимият вертикаленә кертелә дип бәяли. Парнас белдерүенчә, хакимият көче һәм хәрәмләшүләр белән узачак 2020 елның 22 апреленә билгеләнгән тавыш бирү Русия Конституциясенең 9 бүлеген бозу булып тора. Шулардан чыгып, Парнас “Русия Конституциясеннән кулыңны ал!” дигән шигар белән чыга”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Авторлар шулай ук “Яблоко” фиркасенең дә Конституцияне үзгәртүгә каршы фикерен китерә.

Мөрәҗәгатьтә урыс телен дәүләт коручы халык теле дип атауга да ризасызлар күп булуы әйтелә. “Бу үзгәртүләргә каршы Саха халкы конгрессы, Бөтентатар иҗтимагый үзәге, Дөнья татар яшьләре форумы, Кабарда-Балкар һуманитар тикшеренүләр институты галимнәре чыкты. Федератив дәүләттә титул һәм аз санлы халыкларның үсешен гарантияләми торып бер генә халыкка дәүләт төзүче хокукы бирү булырга тиеш түгел. Конституциягә мондый үзгәрешләр кертү белән Русия халыклары арасында милләтара киеренкелек туып ил гражданнар сугышы хәлендә калуы ихтимал”, ди авторлар.

“Урал” башкорт халык үзәге Русиянең бүгенге “Ельцин” Конституциясенең аерым җитешсезлекләре булуына карамастан, совет чорының төп кануннарына караганда күп кенә өстенлеккә ия булуын билгели. Мисалга төп канундагы республикаларның үз дәүләт телләрен билгеләү хокуклары турындагы 68 маддә китерелә.

Моннан тыш, мөрәҗәгатьтә Владимир Путинның президент буларак Конституциядә каралган хокукларны үтәмәве әйтелә: “Путин вәкаләтенә керешер алдыннан Русия Конституциясенә кулын куеп төп канунны якларга ышандырды, ләкин чынбарлыкта аны бозды. Русиянең халыкка каршы кануннарын имзалавы шуңа мисал булып тора.

Бар республикалар да үзәк белән килешү мөнәсәбәтеннән мәхрүм ителде. Кремль басымы белән алар Русия составындагы дәүләтләр булуы турындагы сәяси статусларын югалта бара. Бер республика да төбәкләрне берләштерү юлы белән субъектларны сәяси харитадан юкка чыгару белән бәйле Кремльнең Конституциягә каршы курсын якламый”, диелә.

“Урал” башкорт халык үзәге шушы фактлардан чыгып Русиянең бүгенге президенты республикаларның Русия составында алдагы язмышына гарантия бирми дип исәпли һәм төп канунга үзгәрешләр кертүне Путинның дәүләт түнтәрелеше ясавы дип бәяли.

“Русия президентының дәүләт түнтәрелешенә юл куймау максатыннан “Урал” башкорт халык үзәге үзенең җыелышында Конституциягә үзгәрешләр кертү уңаеннан узачак чарага бойкот белдерә, Русия президенты Владимир Путинның һәм дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинның отставкага китүен таләп итә", дип тәмамлана мөрәҗәгать.

Мөрәҗәгать “Урал” башкорт халык үзәгенең 22 мартында узган җыелышында кабул ителгән.

  • Руси Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы канунда Владимир Путинның президент мөддәтләрен исәптән сызып ташлау турындагы үзгәршләр дә бар. Бу аңа 2036 елга кадәр хакимияттә калырга мөмкинлек бирәчәк.
  • Моннан тыш, хупланган үзгәрешләр арасында урыс телен дәүләт коручы халык теле итеп билгеләү һәм республикаларның үз милли телләренә дәүләт статусы бирү хокукы турында да сүз бар.
  • Конституциядә шулай ук "бог" сүзен телгә алу, никах дип ир һәм хатын-кыз берлеген теркәп кую да хупланды
  • Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG