Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саха халкы конгрессы Путиннан Конституциягә үзгәрешләр кертмәүне таләп итә


Саха театры

Саха конгрессы Русия президенты Владимир Путинга һәм Русия думасы депутатларына илнең Конституциясенә үзгәрешләр кертү сәбәпле борчуларын белдерде.

Урыс халкын “дәүләт коручы” дип танучы үзгәрешләр кертү Русия халыкларын баш һәм икенче урында торучы халыкларга бүлә, бу бик куркыныч һәм жавапсыз социаль эксперимент булып тора диелгән Саха конгрессы вәкилләренең Владимир Путинга һәм депутатларга мөрәҗәгатендә.

Бу үзгәрешләр халыкларның тигезлек һәм тигез хокуклылык принцибын боза, милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә җәмгыятьнең бүлгәләнүенә китерәчәк диелгән мөрәҗәгатьтә. Бу Русия Федерациясенең дәүләт нигезләрен җимерүче куркыныч механизм булачак, “әкрен генә шартлауны көтеп язучы мина” ролен үтәяәчк дигән хат авторлары.

“Без Русия Конституциясенә “дәүләт коручы халык” төшенчәсен кертүгә кискен карыш булуыбызны белдерәбез һәм 68нче маддәнең 1нче пунктка үзгәрешне кире кагып, Төп канунның бу нормасын элеккегечә калдыру турында тәкъдим кертәбез” диелгән мөрәҗәгатьтә.

Русия Конституциясенә Путин тәкъдиме белән әзерләнгән төзәтмәләр өлгесендә урыс халкына дәүләт коручы статусын бирү каралган.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG