Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пенза өлкәсендә янгында җиде кеше һәлак булган


Түбән Ломов шәһәрендә шәхси йортта янгын чыгып, җиде кеше, шул исәптән өч бала һәлак булган.

Пенза өлкәсе Түбән Ломов шәһәрендә шәхси йортта чыккан янгын җиде кешенең гомерен өзгән. Үлүчеләрнең өчесе балалар дип хәбәр итә РИА Новости Русия uадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтанып.

Янгын төн уртасында чыккан. Пенза өлкәсе коткару хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүчеләр килгәндә йортны һәм аның янындагы корылмаларны ут камап алган була. Бина тулысынча янып беткән. Янгынны сүндергәннән соң җиде кеше гәүдәсе табыла, шулар арасында 2012 елгы игезәк ике кыз һәм 2008 елгы кыз бала диелә.

XS
SM
MD
LG