Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тәре яулары" әле тукталмады"


Сулдан: Равил Тугушев (Сарытау), Руслан Нәгыев (Казан), Сәед-Магомед Чапанов (Грозный), Марат Ашимов (Сарански)
Сулдан: Равил Тугушев (Сарытау), Руслан Нәгыев (Казан), Сәед-Магомед Чапанов (Грозный), Марат Ашимов (Сарански)

Мөселман эшләре белән шөгыльләнүче адвокатлар Русиядә мөселман хокукларын яклау үзәген булдыру ихтыяҗы бар дип саный. Азатлык шул хакта берничә адвокат белән сөйләште.

6 май Мәскәүнең Дорогомилово районы мәхкәмәсендә узган елның сентябрендә кулга алынган мөселманнарны яклаучы адвокат Дагир Хасавовка карата мәхкәмә алды утырышы узарга тиеш. 14 апрель бер утырыш инде узган иде, әмма хокук бозулар булып һәм бу хакта медиага таралгач, бу утырыш турындагы мәгълүмат юк ителде, яңа көн билгеләнде. 14 март узган утырышта исә Хасавовны 19 сентябрьгә кадәр сак астында калдырырга карар ителгән иде.

Хасавов мөселманнарны яклаучы адвокат буларак билгеле. Ул үзе аны җинаять җаваплылыгына тарту адвокат эшчәнлегенә бәйле дип саный. Бүген үзе ярдәмгә мохтаҗ. Азатлык мөселман эшләре белән шөгыльләнүче берничә адвокат белән сөйләште.

Алар — Казаннан Руслан Нәгыев, Сарытаудан Равил Тугушев һәм Саранскидан Марат Ашимов. Соңгы елларда бу өч адвокат бергә эшли. 2015 елда Көньяк Сахалинда тыелган "Мольба (Дуа) к Богу" китабын шикаять итә алдылар, Мордовиянең Азюрка авылы мәктәбе укытучыларына яулык салдыру карарын үз көченнән чыгаруга ирештеләр. Хәзер хәрби хезмәттә сигез кешене атып үтерүдә гаепләнелүче Рамил Шәмсетдинов эшен алып баралар.

"Бернинди матди файдасы юк"

Руслан Нәгыев 2001 елдан бирле юридик хезмәт күрсәтә. Соңгы елларда ул "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков белән татар телен мәктәпләрдә мотлак укытуны кайтару өчен көрәште. Хәзер Казанда "Рәхмәтулла" мәчетен төзүгә каршы булучылар белән мәхкәмәдә көрәшә. Нигездә кыерсытылган мөселманнарны, тыелган дини китапларны яклау белән шөгыльләнә.

— Руслан әфәнде, ни өчен мөселманнарны яклыйсыз? Үзегез мөселман булгангамы?

Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев

— Беренчедән, мин үзем мөселман. Икенчедән, мөселманнарны ясалма рәвештә тискәре итеп күрсәтү тенденциясе бара. Эзәрлекләүләр күп. Гаделсез рәвештә китапларны тыю дәвам итә. Мәсәлән, Коръәнне тыерга тырышулары. Болар барысы да йогынты ясый. Мин үзем мөселман гореф-гадәтләре белән тәрбияләнгән кеше. Гаилә, әби-бабайлар, әти-әниләр шундый рухта яшәделәр. Мин исламның тынычлык, яхшылык дине икәнен беләм. Шуңа да бүгенге хәлләрдән читтә кала алмыйм. Адвокат һәм хокук яклаучы буларак моны сынау дип кабул итәм. Әгәр мөселман эшләрен карамасам, кыямәт көнендә Аллаһка җавап бирә алмаячакмын. Эчке намусым читтә калырга ирек бирми.

— Мөселманнарның хокуклары бозылу илдәге исламофобия белән бәйлеме, әллә бу гади аңламауданмы?

Русия җирендә ислам христиан диненә караганда күпкә алдарак барлыкка килгән

— Беренчедән, мөселманнарны тискәре итеп күрсәтәләр. Ясалма булдырылган төркемнәр "Ислам өчен көрәшкә!" дигән шигарләр белән теракт кыла. Шулай ук ачыктан-ачык исламофоблар бар. Мәсәлән, Казанның "Рәхмәтулла" мәчете төзелешенә каршы чыгучы кешеләр. Өебез янында мәчет булмасын диләр. Адекват кешеләр белән килешеп була. Ләкин мөселманнарга каршы радикаллар бар. Русия җирендә ислам христиан диненә караганда күпкә алдарак барлыкка килгән бит. Ислам — Русиянең җирле халкының дине. Безнең башка ватан юк. Тәре яуларына каршы сугышларда мөселманнар катнашкан. Наполеонга каршы, Беренче һәм Икенче дөнья сугышларында да мөселманнар бу ил өчен үз гомерләрен биргән.

— Мөселманнарның хокукларын бозу кемгә кирәк?

Ислам дөньясының чәчәк атуын теләмәүче көчләр бар

— Төрле көчләргә. "Тәре яулары" бүген дә тукталмады дип уйлыйм. Әлбәттә, куштырнакларда әйтәм. Ислам дөньясының чәчәк атуын теләмәүче көчләр бар. Чөнки ислам дөньясы бик яшь, аның мөмкинлекләре зур. Әгәр мөселман илләрендә сугыш булмаса, нинди зур үсеш булыр иде, беләсезме? 20-30 еллардан алар алгы рәткә чыга ала. Мондый үсеш, алгарыш булуны теләмәүче көчләр бар. Мөселманнар арасында яшь галимнәр, юрист, табиб, инженерлар дөньяда алдынгы урынны яулый ала. Шул исәптән, Русиядә дә.

— Мөселманнарны яклаудан матди файда бармы?

— Бернинди файдасы юк. Монда сүз хиҗап кию, мәчет төзү, мөселман китаплары яклау турында бара. Хәзер Татарстандагы Лаеш һәм Самар мәхкәмәләрендә Коръәннең тәфсир китабын тыярга телиләр. Бохари хәдисләр җыентыгы, "Сады праведных" китабын яклаганда бернинди файда турында да сүз бармый. Бу намус эше, гражданлык позициясен күрсәтү. Читтә кала алмыйбыз. Мөселман кешесе үз юнәлешендә ярдәм итәргә тиеш дип саныйм. Акчасына карамыйча хәрәкәт итәргә.

Мөселманнарның үз хокукын яклый алуын кешеләр күрергә тиеш

Гонорарлар — икенчел мәсьәлә. Монда аның әһәмияте юк. Сүзебезне әйтмәсәк, хокукыбызны якламасак, нидер эшләмәсәк - безне киләсе буын гафу итмәячәк. Мөселманнарның үз хокукын яклый алуын кешеләр күрергә тиеш. Мөселманнар арасында белемле юристлар, табиблар, инженерлар һәм башкалар бар дип саныйбыз.

— Нинди эшләрдә җиңә алдыгыз?

— 2015 елда Көньяк Сахалинның район мәхкәмәсендә "Әл-Фатиха" сүрәсе кергән "Мольба (Дуа) к Богу" китабы экстремистик дип табылган иде. Китап Коръәннән китерелгән аятьләрдән тора. "Әл-Фатиха" экстремистик дип табылды. Мәхкәмә карарын шикаять иттек. Анда Грозныйдан Сәид-Магомед Чапанов, Сарытаудан Равил Тугушев бар иде. Без алар белән берләшеп, мәхкәмә карарын үзгәртә алдык. Бу мәсьәлә Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка кадәр барып җитте. Ул да бу теманы күтәрде. Аннан әлеге мәсьәлә Русия президенты Владимир Путинга барып иреште. Шуннан соң ул изге китапларга тияргә ярамау хакында Дәүләт думасына канун өлгесе тәкъдим итте. Коръән, Инҗил, Тәүратны беркем дә экстремистик китап дип әйтә алмый. Шуңа да хәзер Коръәннең тәрҗемәсе, тәфсиренә бәйләнәләр.

Тагын бер зур җиңү — Мордовиянең Азюрка авылында укытучыларга яулык бәйләүне тыю эше. Мәктәп мөдире барлык унбиш укытучыга яулыкларын салу турында боерык кабул итте. Алар яулыкларын салмады, икешәр шелтә алдылар. Без бу мәсьәләне шикаять итә алдык. Сәид-Магомед Чапанов, Равил Тугушев һәм Марат Ашимов белән бергә укытучылар хокукларын якладык. Аллаһ кушуы белән җиңеп чыктык. Инде өч ел вакыт узды. Бер укытучыга да тимиләр, алар яулыктан йөри.

Малайларның сөннәткә утыртылганын тикшерәселәре генә калды

Бер ел элек Татарстан мәктәпләрендә яулыклы кызларның исемлеген төзи башлаганнар иде. Без бу мәсьәләне күтәреп, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең гамәлен прокуратурага шикаять иттек. Уңай нәтиҗә алдык. Эчке эшләр министрлыгы кайбер хезмәткәрләренең эше канунга каршы килүен таныды, аларны дисциплинар җаваплылыкка тарттылар. Хәзер мәктәп мөдирләреннән беркем дә андый исемлек сорамый. Бу — абсурд. Инде малайларның сөннәткә утыртылганын тикшерәселәре генә калды.

— Узган ел адвокат Дагир Хасавовны кулга алдылар. Бу аның мөселманнарны яклавы белән бәйле дип саныйсызмы?

— Алай булу ихтималын кире какмыйм. Безнең хезмәттәшләр аны да яклый. Ул бик билгеле, принципиаль адвокат. Үзенең позициясен курыкмыйча әйтә ала иде.

— Үзегез курыкмыйсызмы?

Аллаһның җәзасыннан гына куркам. Башка беркемнән курыкмыйм

— Без мөселманнарны гына якламыйбыз бит. Хокуклары бозылган барлык кешеләргә ярдәм күрсәтәбез. Күптән түгел православ атакае Дмитрий Смирновны якларга әзер булуыбыз хакында белдердек. Дөресен әйтүче, яхшылыкка өндәүче, гөнаһ кылмаска чакыручыларны якларга әзербез. Нәрсәдән куркырга? Без үзебезне мөселман дип әйтәбез икән, мин Аллаһның җәзасыннан гына куркам. Башка беркемнән курыкмыйбыз. Мин шундый тәрбия алганмын. Әти дә, бабай да шундый булган. Бабам ике дөнья сугышында катнашкан. Сугыштан кайткач аның ике улы туган. Берсенә Ураза, икенчесенә Намаз дип исем кушкан. Менә шундый гаиләдә тәрбия алдым. Без беркемнекен дә урламыйбыз. Дөресен сөйләүдән нигә куркырга? Аллаһ безне авыр хәлдә калдырмас дип уйлыйм.

Безнең Европа мәхкәмәсендә җиңү яулаган эшләребез бар. Әйтик, Урта Азиядә яшәүчеләрнең хокукын яклау. Үзбәкстанда Ислам Кәримов режимында нинди вазгыять булганын беләсездер. Анда Русиядән сыену сорап качып йөрүче мөселманнар бар иде. Кире каксалар, Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иттек. Берничә җиңгән очрак бар. Мөселманнар сыену ала алды. Урта Азия белән чагыштырсак, Русиядә авыр булса да, гаделлеккә ирешеп була, Европа мәхкәмәсе карарлары үтәлә.

— Сезне берәр вакыт эзәрлекләмәделәрме?

— Аллага шөкер, юк.

"Русиядә мөселман хокук яклау үзәгенә ихтыяҗ бар"

"Үзем дини кеше. Шуңа да мөселманнар мөрәҗәгать итә. Күбрәк ышаналардыр. Мин бер кешене дә кире какмыйм", ди Сарански адвокаты Марат Ашимов.

— Марат әфәнде, нинди очракларда мөселманнарның хокуклары күбрәк бозыла?

Марат Ашимов
Марат Ашимов

— Яулыкны тыю шау-шу тудырды. Үз вакытында мәктәпләрдә вазгыять катлаулы иде. Төрле төбәкләрдә вазгыять төрлечә. Татар авылларында башта балаларга, аннары укытучыларга яулыкларын салдырырга тырыштылар. Дини китапларны, тәфсирләрдән алып хәдисләргә кадәр тыюларны аерым атый алам.

— Русиядә дингә бәйле кемнәрнең хокуклары күбрәк бозыла — мөселманнарныкымы, әллә башка дин вәкилләренекедәме?

— Миңа төрле юристлар белән аралашырга туры килә. Протестантларның, кришначыларның үз хокук яклаучылары бар. Кайвакыт христиан диненең башка юнәлешләренә мөнәсәбәт мөселманнарга караганда да кырысрак кебек тоела.

— Ягъни, рус православ чиркәвенә карамаган юнәлешләр турында сүз бара.

Мөселманнарга басым күбрәк дип әйтә алмыйм

— Әйе, рус православ чиркәвенә карамаган оешмалар. Оештыру эшендә ниндидер канун бозулар булырга мөмкин. Административ, гражданлык эшләре буенча эшләр күп ачыла. Миграция хезмәте аша аларның тарафдарларын илдән сөрәләр, үз эшчәнлеген алып баруны тыялар һәм башкалар. Ә мөселманнар арасында күбрәк җинаять эшләре ачыла. Кемгәдер наркотик, кемгәдер корал ыргытып кулга алырга мөмкиннәр. Кемнәрнедер бернинди катнашы булмаган килеш экстремистик оешмаларда катнашуда гаеплиләр. Ләкин мин мөселманнарга басым күбрәк дип әйтә алмыйм.

— Үзегезгә басым булганы бармы?

— Юк, куркытырга теләүчеләр булмады дип әйтергә була. Сезнең белән эш итәчәкләр әле, дип янаучылар булды. Ләкин турыдан-туры басымны сизмим. Хокукый өлкәдә берникадәр тыныч эшләргә мөмкин.

— Адвокат Дагир Хасавов эше турында нәрсә уйлыйсыз?

Дагир Хасавовны мөселман хокукларын яклаган өчен кулга алмадылар

— Бу эш белән бераз танышмын. Ул дин тоткан кеше буларак мөселманнарны яклавы — хокук саклау органнары, ФСБ тарафыннан игътибарның көчле булуына нигез тудыра. Андый кешеләрнең ниндидер хаталар җибәрүен, канун бозуын көтеп утыралар, ә абынып китсә, шундук аны эзәрлекләргә тырышалар. Аны мөселман хокукларын яклаган өчен кулга алмадылар. Ләкин аңа игътибар көчле. Мондый актив кешеләргә хаталарны кичермиләр.

— Мөселманнарны яклаудан матди файда бармы?

— Мөселманнар ул безнең җәмгыять кебек. Кемдер бай, кемдер ярлырак. Кайдадыр җәмәгать эшлеклесе кебек эшлисең. Кайдадыр мәхәллә акча җыя, химаячеләр ярдәм итә. Кешенең акчасы булмаса да, аңа ярдәм итәргә тырышасың. Гонорар мөселман булу-булмауга бәйле түгел. Кайвакыт кешеләрне жәлләп бу эшкә алынасың. Кемнеңдер әтисен утырталар, улы өчен әнисе кайгырып тора, бер диндә, бер милләттән булуын күреп жәлли башлыйсың. Ярдәм итәргә тырышасың.

— Нинди очракларда күбрәк җиңү яулыйсыз?

— Гражданлык эшләрендә җиңү яулау мөмкинлеге зуррак.

— Ә җинаять эшләрендә?

Кешене аклауга караганда, гаепләү ансатрак

— Әгәр җинаять эше мәхкәмәгә барып җитә икән, кешене аклау бик авыр. Кешене бернинди җәзага тартмыйча иреккә җибәрүне аклау дип уйлыйлар. Ә чынлыкта җиңү — кешене ирегеннән шартлы мәхрүм итү, яки җәза вакытын киметү ул. Җинаять эшендә кешене аклау авыррак. Систем шуңа корылган. Тикшерү эшенең хата-кимчелекләренә мәхкәмә күз йома, прокуратура тикшерүчеләр җибәргән хаталарга күз йомып карый. Мантыйк мондыйрак: әгәр мәхкәмәдә кемнедер аклыйлар икән, димәк, тикшерүчеләр нидер эшләп бетермәгән, бюджет акчалары бушка тотылган дигән сүз. Кешене аклауга караганда, гаепләү ансатрак.

— Русиядә бүген мөселман хокук яклаучылар җитәрлекме?

— Җитәрлек түгел. Чөнки мөселманнарның гражданлык та, җинаять эшендә дә проблемнары күп. Көчле белгечләр беркайчан да күп булмый.

— Ничек уйлыйсыз, Русиядә мөселман хокук яклау үзәген булдыру кирәкме?

— Андый ихтыяҗ бар, бу хакта күптән сөйлиләр. Безнең тарафтан да, дин әһелләре ягыннан да адымнар ясалды. Кавказда да, Идел буе төбәкләрендә дә ниндидер җыеннар уза. Бу күбрәк оештыру эше белән бәйле сорау. Аерым систем булдырырга кирәк, без моңа килербез дип уйлыйм. Бәлки бу дәрәҗәгә барып җитмәгәнбездер әле. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Без дүрт кеше бергә эшләргә тырышабыз. Алга таба бу юнәлештә хәрәкәт булачак. Эшне башлап йөрүче, вакытын шуңа багышлаучы кирәк. Андый кеше әле юктыр.

"Мөселманнарга караганда, протестантлар проблемнары күбрәк"

Сарытаудан адвокат Равил Тугушев та соңгы вакытта мөселманнар белән беррәттән протестантларның хокукы бозылу очракларын әйтә. Ул 2013 елда Эльмир Кулиевның Коръән тәрҗемәсен тыюны шикаять итеп, мәхкәмә карарын үз көченнән чыгара алган юристларның берсе.

— Ни өчен бу эшкә алынырга булдыгыз?

Равил Тугушев
Равил Тугушев

— Без дүрт хокук яклаучы бергә эшлибез. Саид-Магомед Чапанов һәм Руслан Нәгыев белән 2015 елда Көньяк Сахалинда бергә эш иттек. Марат Ашимов белән 2014 елда ук таныштык. Дүртәүләп Мордовиядә яулыклы укытучыларны яклауда бергә эшләдек. Мөселманнардан тыш без христианнарны да яклыйбыз. Күптән түгел атакай Дмитрий Смирновка да ярдәм итәргә әзер булуыбызны белдердек. Мөселманнарны гына түгел, төрле дин әһелләрен яклыйбыз.

— Моннан файда күрәсезме? Әйтик, Эльмир Кулиевның китабын яклаудан табыш юктыр?

— Беренче чиратта, табыш турында сөйләргә кирәкми. Без бушка иҗтимагый мәнфәгать өчен эшлибез. Конституция бирелгән төп хокуклар, шул исәптән, дин тотуда ирек бар. Без кешенең шул Конституция хокукларын алга сөрәбез. Мөселманнар күбрәк булса да, без башка дин вәкилләрен шул тәртиптә яклыйбыз. Кайвакыт бушлай да эшлибез.

— Ә кемнәрнең хокукы күбрәк бозыла? Мөселманнарныкымы, әллә башка дин вәкилләренекеме?

Соңгы вакытта мөселманнарга караганда, протестантларның проблемнары күбрәк

— Мөселманнарныкы гына түгел. Ике ел рәттән иҗтимагый пулатта "түгәрәк өстәл" үткәрелә. Узган ел анда дүртебез дә катнаштык. Җыенда төрле дин вәкилләре катнаша. Мөселманнарның хокуклары гына бозыла дию дөрес түгел. Соңгы вакытта мөселманнарга караганда, протестантларның проблемнары күбрәк.

— Нинди эшләрдә җиңү яуладыгыз?

— Иң билгелеләреннән — Эльмир Кулиев тәрҗемәсендә Коръән китабын тыюны үз көченнән чыгара алдык. Коръән аятьләрен тыю, Мордовиядә яулык мәсьәләләрен атый алам.

2013 елда Коръән тәрҗемәсе тыелгач, ниндидер шок булды. Новороссийскиның Октябрьски мәхкәмәсе карар кабул итте. Транспорт прокуроры үз хисабында бу мәсьәлә турында мәкалә дөнья күрүен әйтте. Ике атна дәвамында мондый хәл булуына беркем ышана алмады.

Оренбурда 65 китап экстремистик дип табылган иде. Аның 54ен яклап булды. Бу эштә башка кешеләр яклап йөрде.

— Бу бүгенге сәяси вазгыять белән бәйлеме?

— Юк. Кайвакыт эш күрсәтер өчен генә эшлиләр. Кайвакыт наданлыктан гына. "Мольба (Дуа) к Богу" китабын тыйган вакытта экспертизага Коръән аятьләре эләгүенә беркем дә игътибар итмәгән иде. Көньяк Сахалиндагы вазгыятьтән соң экстремизмга каршы көрәш турындагы канунга үзгәрешләр кертелде. 3.1 маддәсендә Инҗил, Коръән, Тәүрәтне экстремистик дип тануны тыю турында язылды. Зур шау-шу купты. Русия президентына кадәр барып җитте. Бу безнең эш нәтиҗәсе.

— Узган ел адвокат Дагир Хасавовны кулга алдылар. Бу аның мөселманнарны яклавы белән бәйле дип саныйсызмы?

Дагир Хасавов эше мөселманнарны яклау белән бәйле түгел

— Бу мөселманнарны яклау эше белән бәйле түгел. Мин аны яклаучы адвокатларның берсе. Ул Дагыстан хөкүмәте башлыгы урынбасарын яклады. Дагир – югары дәрәҗәдәге белгеч. Таләпчән рәвештә үз кешеләрен яклый, материалларын дәлилләп бирә, прокуратура белән бәхәсләшә. Ул бу эшне тар-мар итеп, аклауга җиткерә ала иде. Бу шуның белән бәйле. Аңа карата буш урында эш ачылды.

— Үзегездә курку хисе бармы?

— Барысы да Аллаһ кулында.

— Эзәрлекләгәннәре булдымы?

— Бәхеткә, эзәрлекләгәннәре булмады.

XS
SM
MD
LG