Accessibility links

Коронавирус йоктыруның Татарстанда - 16, Башкортстанда 39 яңа очрагы рәсман теркәлгән


Архив фотосы
Архив фотосы

Башкортстанда соңгы тәүлектә тагын ике кеше үлгән.

Татарстанда бер тәүлектә коронавирус белән авыручылар саны 16 кешегә артып 160ка җиткән. Татарстанның коронавируска каршы штабы белдерүенчә, авыручыларның тугызы Казанда, дүртесе Чаллыда һәм берешәр кеше Азнакай, Әгерҗе, Тукай районнарында. Аларның бишесе хастаханәгә салынган, 11е өйдә дәвалана. Авыручылар арасында өч бала да бар.

Башкортостанда соңгы тәүлектә коронавирустан тагын ике кеше үлгән. Аларның берсе – хатын-кыз, икенчесе – ир-ат, алар икесе дә яман шештән дәваланган. Эпидемия башыннан бирле республикада ун кеше үлгән. Гомумән Башкортстанда узган тәүлектә коронавируслы 39 яңа авыру ачыкланып аларның гомум саны 252гә җиткән.

Русиядә узган бер тәүлектә тагын 4785 кешедә коронавирус рәсман теркәлгән.

XS
SM
MD
LG