Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда COVID-19 йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган


Русиядә коронавируслы авырулар 4268 кешегә арткан. 44 кеше үлгән.

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә 39 кешедә COVID-19 расланган дип хәбәр итә Русия коронавируска каршы оператив көрәш штабы.
Республикада коронавируслы авырулар саны 230га җитте, 28 кеше савыккан.

Татарстандагы оператив штаб мәгълүматына караганда, 39 очракның унысы – читтән кайткан, 29 очрак – Татарстанның үзендә кешедән-кешегә йогу нәтиҗәсе. Яңа ачыкланган авыруларның 11е хастаханәгә салынган, 28 кеше өйләрендә дәвалана, аларда авыру билгеләре юк яки авыру җиңел уза диелә.

Яңа очракларның 18е - Казанда, алтысы Чаллыда, бишесе Түбән Кама районында, өчесе Лаеш районында ачыкланган. Әгерҗе һәм Тәтеш районнарында – икешәр, Алабуга, Биектау, Баулы районнарында берешәр очрак.

Русиядә соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның яңа 4268 очрагы теркәлгән. 44 кеше үлгән. Ил күләмендә авырулар саны – 47 121, эпидемия башыннан 405 кеше үлгән, 3446 кеше сәламәтләнгән.

XS
SM
MD
LG