Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Салават районында мигрантлар арасында COVID-19 таралган 


Үзбәкстаннан эшкә килгән 68 кешедә коронавирус табылган. 

Башкортстанның Салават районы үзәге булып торган Малаяз авылында теплица комплексы эшчеләре арасында коронавирус күпләп таралып киткән. Бу турыда 21 майда брифинг вакытында республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.

“Салават районында Үзбәкстаннан килгән кешеләр арасында авыруның көчәю күренеше, чыганагы бар” диде ул.

Министр сүзләренчә, коронавирус йоктырган эшчеләр Чиләбе өлкәсендә “Горный” теплица комплексында эшли, әмма яшәүләре Башкортстанда.

Забелин мигрантлар арасында 68 кешедә COVID-19 раслануын әйтте. Алар яшәгән кунакханәдә санитар-эпидемиологик чикләүләр кертелгән, шушы чаралар ярдәмендә инфекциянең алга таба таралуын туктатуга ирешелгән.

Хәзер коронавируслы авырулар Салават районы медицина оешмаларында дәвалану ала.

Элегрәк Роспотребназдорның республикадагы вәкиле Венер Изикаев Малаяз үзәк районы хастаханәсенең аерым бүлекләре карантинга ябылганын белдергән иде.

Брифингта Башкортстанда коронавирус белән бәйле яңа саннар да хәбәр ителде. Узган тәүлектә республикада COVID-19 йоктыручылар 89 кешегә арткан. Башкортстанда коронавируслы авырулар 2 424 кеше, шулардан 694 кеше хастаханәдә дәвалана, аларның 27 авыр хәлдә.

Рәсми саннар. 21 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан2 546 (+71) 1 452 (+0) 8 (+0)
Башкортстан 2 424 (+89) 763 (+49) 18 (+0)
Русия317 554 (+8 849) 92 681 (+7 289) 3 099 (+127)

стопкоронавирус.рф

фикерләр

XS
SM
MD
LG