Accessibility links

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Русиядә коронавирустан 101 медик үлгән


Коронавирустан үлгән табиблар истәлеге дивары, Петербур
Коронавирустан үлгән табиблар истәлеге дивары, Петербур

Моңарчы Русия түрәләре вирустан үлгән табиблар санын атамаган иде. Табиблар үзләре җыйган "Хәтер исемлеге"нә күрә, йогышлы чирдән 300гә якын медицина хезмәткәре үлгән.

Русиядә коронавирус авыруыннан 101 медицина хезмәткәре үлгән. Моның хакта "Интерфакс"ка Русия сәламәтлек саклау министрлыгының иҗтимагый сәламәтлек, коммуникацияләр һәм медицина экспертизасы бүлеге җитәкчесе Людмила Летникова белдерде.

Аның сүзләренчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы үлгән медицина хезмәткәрләренең регистрын алып бара. "Бу атнада һәр төбәк исемлекне тутырырга тиеш, без алардан раслауны сорадык. Узган җомгага расланган исемлектә 101 кеше булды", диде Летникова. Түрә сүзләренчә, әлеге мәгълүматлар Социаль иминиятләштерү фонды мәгълүматы белән чагыштырыла.

Летникова Социаль иминиятләштерү фонды мәгълүматына күрә 25 майга 823 медицина хезмәткәренең иминият түләвен алуын да әйтте. Әлеге түләүләр коронавирусны йоктырган хезмәткәрләр ала. Тагын 5 мең мөрәҗәгать тикшерелә, диде ул.

  • Апрель аеннан Русия медиклары "Хәтер исемлеге" дип аталган регистрны алып бара башлады. Анда коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләре исемнәре китерелә. Исемлеккә кешеләрне хезмәттәшләр кертә, тест нәтиҗәләре тикшерелми. Хәзерге вакытта исемлектә Русиядән 293 кеше китерелә.
  • 19 май көнне "Медиазона" Русиядә коронавирустан кимендә 186 медицина хезмәткәренең үлгәнен хәбәр итте. Әлеге нәтиҗәгә басма "Хәтер исемлеге"н тикшерү нәтиҗәсендә килгән (исемлектә ул көнне 222 кеше булган).
  • Русия түрәләре коронавирустан үлгән яки вирусны йоктырган медицина хезмәткәрләре буенча мәгълүматны моңа кадәр хәбәр итмәгән. Аерым төбәкләр саннары гына билгеле иде.
  • Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова пандемия вакытында медикларның үлү статистикасы артмаган диярлек дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG