Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда активистларны эзәрлекләүгә каршы ялгыз пикет узды


Руслан Зиннәтуллин ялгыз пикетта
Руслан Зиннәтуллин ялгыз пикетта

27 майда “Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин Татарстан Дәүләт шурасы янына ялгыз пикетка чыкты.

Руслан Зиннәтуллин Азатлыкка әлеге чара белән республикада иҗтимагый активистларны эзәрлекләүгә протест белдерүен әйтте.

“Татарстанда инде ялгыз пикет оештырган өчен дип тә абсурд гаепләүләр белән җавапка тарталар. “Беренчедән ялгыз пикер оештыру” дигән төшенчә юк. Канун нигезендә ялгыз пикетка чыгуны хакимият белән килештерү зарурлыгы юк”, ди ул.

Зиннәтуллин әйтүенчә, Татарстанда ялгыз пикет оештыруда гаепләнүчеләрнең икесе хәтта ул пикетларда катнашмаган да. Бер очракта бер кеше бары тик ялгыз пикетта торачак кешегә плакат кына алып килеп биргән. Икенче очракта бер кеше Татарстан президенты белән очрашу таләп итеп көненә берешәр сәгать ялгыз пикетта торучыларга плакатны тапшыручы булган. Тагын бер очракта Татарстан конституциясенә багышланган, хакимият белән килештерелгән митингта катнашучы кеше милли азчылыклар хокуклары турында плакат күтәргән өчен хөкем ителгән. Хокуклар мәсьәләсе Конституция темасына һичшиксез туры килә, ди Зиннәтуллин.

Ул Татарстанда сәяси активистларны эзәрлекләүнең көчәюе көзен үтәргә тиешле республика президентын сайлау алды вазгыяте, өченче мөддәткә сайланырга җыенучы Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә вазгыятьне ныклы контрольдә тотуын күрсәтү теләге белән дип исәпли.

XS
SM
MD
LG