Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы шәһәр идарәсе: быел Җиңү парады һәм Сабантуй узмаячак


Чаллы шәһәре хакимияте 24 июньдә Җиңү парадын уздырмаска һәм Сабантуй бәйрәменә күп халык катнашында чаралар оештырмаска дигән карар кабул иткән.

Чаллыда Сабантуй булмаячагы турында шәһәр мэриясе матбугат хезмәте җитәкчесе Римма Мөхәммәтҗанова хәбәр итте дип яза Интерфакс.
“Чаллыда быел Җиңү парады да, Сабантуй да булмаячак” дигән Мөхәммәтҗанова.

Аның сүзләренчә, бу турыда карарны шәһәр мэры Наил Мәһдиев кабул иткән. Бәйрәмнәр санитар-эпидемиология шартларының катлаулы булуы аркасында узмый диелә.

“Җиңү парады Мәскәүдә генә булачак. Без Яр Чаллы гарнизоны һәм юнармия катнашында парад уздырдык. Балаларның сәламәтлеген куркыныч астына куя алмыйбыз”, дигән Мәһдиев.

Татарстанда Сабантуйның уздыру көннәре ел саен президент указы белән билгеләнә. Быел республикада сабантуйлар булу-булмавы турында әлегә хөкүмәт карары чыкмады.

Русиянең кайбер төбәкләрендә һәм татарлар тупланып яши торган чит илләрдә Сабан туйлары уздырылмый калачак яисә алар соңгарак күчерелә. Мәскәү сабантуе исә онлайн форматта узачак.

XS
SM
MD
LG