Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 29, Башкортстанда 55 кешедә коронавирус табылган


Рәсмиләр мәгълүматынча, Русиядә соңгы тәүлектә коронавирустан терелгәннәр авыру йоктыручылардан күбрәк.

Татарстанда барлыгы 5 186кешедә коронавирус расланган. Узган тәүлектә ул тагын 29 кешедә ачыкланган, 62 кеше терелгән. Барлыгы 19 кеше үлгән. Бу саннар стопкоронавирус.рф сайтында чыккан рәсми мәгълүматта китерелә. Татарстан штабы исә барлыгы 27 кешенең коронавирустан үлүе турында хисап бирә.

Башкортстанда 55 яңа очрак, 55 кеше терелеп чыккан. Вирусны барлыгы 6 249 кеше йоктырган. Яңа үлемнәр турында хәбәрләр юк. Русия рәсми саннарында коронавирус башланганнан бирле барлыгы 20 кешенең үлеме күрсәтелгән.

Узган тәүлектә Русиядә тагын 6 234 кешенең COVID-19 йоктырганы ачыкланган, 7 490 кеше терелеп чыккан, 124 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 18 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 249 (+55) 4 627 (+55) 20 (+0)
Татарстан5 186 (+29) 4 135 (+62) 19 (+1)
Русия765 437 (+6 234) 546 863 (+7 490) 12 247 (+124)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG