Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең яртысы диярлек хезмәт хакы бер айга җитми дип белдергән


Респондентларның 72 проценты үзләренең финанс хәлен "начар" һәм "бик начар" дип бәяләгән.

Русиядә эшли торган халыкның яртысы диярлек хезмәт хакы очын-очка ялгап барырга да җитми дип белдерә. Бу Русия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру нәтиҗәсендә ачыкланган.

Респондентларның 33 проценты "вакыт-вакыт" акча җитми дип әйткән, 10 проценты "даими рәвештә" акчага кытлык кичерүен белдергән. Шул ук вакытта респондентларның 8 проценты гына көтелмәгән чыгымнары булуын әйткән.

Сораштыруга ярашлы, русияләрнең 72 проценты үзенең финанс хәлен "начар" яки "бик начар" дип бәяли.

Элегрәк президент Владимир Путин "илнең алга ыргылыш алып үсүе" турында фәрман чыгарган иде. Анда ул Русиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсен ике мәртәбә киметүне алты елга соңгарак күчерде. Бу максатка 2024 елда ирешергә планлаштырылган иде. Хәзер 2030 ел турында сүз бара. Кремльдә моны "халыкара-икътисади конъюнктураның начар булуы" белән аңлаттылар.

XS
SM
MD
LG