Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка тоткарланган русияләрнең Төркиягә баруын "ялган" дип атады


Александр Лукашенка
Александр Лукашенка

Беларус президенты Александр Лукашенка 9 августта узачак сайлаулар алдыннан милләткә мөрәҗәгать белән чыкты.

Беларуста тоткарланган “Вангер ширкәте” сугышчылары Беларуска махсус килгән, алар беркая да китәргә җыенмаган дип белдерде ил президенты Александр Лукашенко. Ул бу ялларда узасы президент сайлаулары алдыннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Аның чыгышы интернетта күрсәтелде.

“Истанбулга алынган билетлар – легенда һәм алдашу” диде Лукашенко. “Тоткарланганнар бөтенесен дә сөйләде, аларны махсус Беларуска юллаганнар, көтәргә команда бирелгән” диде президент. Русия вәкилләренең тоткарланган ватандашлар Беларус аркылы Төркиягә, Либия яки Венесуэлага юл алган дип белдерүен Лукашенко “ялган” дип атады һәм “алдашудан туктагыз” дип мөрәҗәгать итте. Шул ук вакытта ул отрядны рәсми Мәскәү җибәргән дип турыдан-туры әйтмәде. Лукашенко тагын бер отряд илнең көньягына җибәрелгән дип белдерде.

Тоткарланган 33 русияленең Беларус аша үтеп кенә барган булуын Русия тышкы эшләр министрлыгы да, Русиянең Минскидагы илчесе дә белдергән иде. Тоткарланган русияләр арасында элек Донбасста Украинага каршы сугышкан хәрбиләр дә бар. Элек “ДНР” ягында сугышкан язучы Захар Прилепин Беларуста 170 русияле шулай ук узып барышлый булуын, аларның илдән киткәнлеген әйтте. Ул бу төркемнәрне “хосусый саклау ширкәте” дип атарга була диде. “Соңгы булып очарга тиешле төркемне Беларус хакимияте тоткарлады” диде Прилепин.

Чыгышында Лукашенка, халыкара вазгыятькә тукталып, “бөтен дөнья упкынга тәгәри” дип белдерде. Иң зур илләр арасында сәүдә ызгышлары бара, алар сәяси һәм хәрби яссылыкка күчә диде ул. Бу шартларда Беларус “Евразиядә бердәнбер тынычлык утраучыгы” диде Лукашенка.

Президент фикеренчә, Беларус хәзер Русиянең бердәнбер союздаш иле. Хакимияттә кем булса да, бу шулай булып калачак дип саный президент. Шул ук вакытта ул “Русия безнең белән тугандаш мөнәсәбәләрне партнерлык мөнәсәбәтләренә алыштырды” дип белдерде.

Үзенә каршы чыгучыларны Лукашенка “яман 1990нчы еллларга” кайтырга теләүчеләр, җирне һәм дәүләт оешмаларын кулларына төшерергә маташучылар дип атады.

Президент шулай ук сайлауларда тавышларны урларга җыенмауларын белдерде, һәм яшьләрне протест акцияләрендә катнашудан саклап калырга кирәклеген әйтте.

Беларуста сайлаулар 9 августта узачак, ләкин вакытыннан алда тавыш бирүләр хәзер үк башланды. Лукашенка президентлыкка алтынчы тапкыр бара. Ул 1994 елдан бирле ил белән җитәкчелек итә.

Лукашенкадан кала, тагын дүрт намзәт сайлауда катнаша. Президентның төп көндәше – оппозиция вәкиле Светлана Тихановская, ул ире, блогер Сергей Тихановскийны төрмәгә утыртып куйганнан соң аның урынына президентлыкка намзәт буларак барырга карар бирде.

XS
SM
MD
LG