Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин һәм Лукашенка Беларуста тоткарланган русияләр турында сөйләште


Владимир Путин һәм Александр Лукашенка
Владимир Путин һәм Александр Лукашенка

Путин һәм Лукашенка әлеге хәл ике ил арасындагы үзара аңлашып килешү кысаларында җайга салыныр дип бер-берсен ышандырган.

Русия президенты Владимир Путин һәм Беларус президенты Александр Лукашенка телефоннан сөйләште. Әлеге сөйләшү башлангычы белән Мәскәү чыккан.

Тарафлар, аерым алганда, Мински янында 33 русияленең тоткарлануы турында да фикер алышкан. Беларус ягы аларны президент сайлау алдыннан илдәге вазгятьне какшату өчен килгән "Вагнер хосусый ширкәте" сугышчылар дип саный. Русия ягы исә бу русияләр Мински аша башка илләргә юнәлгән дип белдерә.

Путин һәм Лукашенка әлеге хәл ике ил арасындагы үзара аңлашып килешү кысаларында җайга салыныр дип бер-берсен ышандырган. Президентлар бу хәлнең чын сәбәпләрен ачыкларга һәм гаеплеләрне җавапка тартырга килешкән.

Путин шулай ук Мәскәү Беларуста президент сайлау вакытында тотрыклы эчке сәяси вазгыять һәм тынычлык саклау яклы дип белдергән.

  • 29 июльдә Беларус хокук саклау органнары Вагнер хәрби ширкәтенең 33 сугышчысы тоткарлануын хәбәр иткән иде. Алар “сайлау кампаниясе чорында илдәге тотрыклылыкны какшату өчен” килгән диелде. Кайберләре - Украина ватандашлары. Украина тоткарланучыларның бер өлеше Донбасста фетнәчеләр ягында сугышкан дип шикләнә һәм аларны Киевка тапшыруны таләп итә. Беларус президенты тоткарланучыларның кайберләрен экстрадицияләргә әзерлеген белдерде. Моннан тыш, Лукашенка Беларуска бу эшне тикшерүдә катнашу өчен Русия һәм Украинаның баш прокурорларын чакырды.

XS
SM
MD
LG