Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөядә Явыз Иван күргәзмәсе ачылды


Орел шәһәрендә Явыз Иван һәйкәле
Орел шәһәрендә Явыз Иван һәйкәле

Зөя тарихы музеенда Явыз Иван тууның 490 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.

Зөя утрау-шәһәрчегенең Зөя шәһәре тарихы музеенда урыс патшасы Явыз Иванга багышланган күргәзмә эшли башлады. Ул Иванның тууына 490 ел тулуга багышлана. Күргәзмә “Явыз Иван тарихи фән, әдәбият һәм китап истәлекләрендә” дип атала.

Күргәзмә ачылуы хакында мәгълүмат Татарстан мәдәният министрлыгы сайтының атна эчендә булачак чаралар хакында хәбәрләр бүлегендә дөнья күрде. Анда күргәзмә өчен министрлык җаваплы дип язылган.

Күргәзмә 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда “Зөя утрау-шәһәре” музей-тыюлыгы фондларыннан һәм Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсеннән китаплар тәкъдим ителә.

2019 елда "Царьград" ширкәтләр төркеменең мөдирләр шурасы рәисе, "Бөтендөнья урыс халык җыены" башлыгы урынбасары Константин Малофеев Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьәләсен күтәреп чыкты һәм һәйкәл кую чыгымнырының яртысын үз өстенә алачагын белдерде. Татар җәмәгатьчелеге моңа каршы төште – Әстерхан өлкәсе губернаторына һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хатлар язылды. Каршылар күп булуга карамастан, июльдә Явыз Иван истәлеген һәйкәл рәвешендә мәңгеләштерү мәсьәләсе Әстерхандагы шәһәр төзелеш шурасында яңадан каралачагы билгеле булды.

Былтыр Явыз Иванга һәйкәл Чуашстан башкаласы Чабаксарда да куелды. Хакимият бу эшне фикер белешүләр уздырмый, киңкүләм мәгълүмат чараларында яктыртмый һәм шәһәр хакимияте сайтында мәгълүмат бирми генә башкарды.

2017 елда Явыз Иванга һәйкәл Мәскәүдә, 2016 елда Орел шәһәрендә дә куелды.

XS
SM
MD
LG