Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан югары мәхкәмәсе Чаллы активисты Раушан Вәлиуллинны депутатлыкка намзәт итеп теркәүдән баш тарту карарын үз көчендә калдырды


Раушан Вәлиуллин

Чаллы мәхкәмәсе Вәлиуллин комиссиягә китергән имзаларның 11ен яраксыз дип тапкан иде.

Татарстан югары мәхкәмәсе тарих укытучысы, активист Раушан Вәлиуллинны Чаллы шәһәр шурасы сайлавында катнаштырмау карарын үз көчендә калдырды.

Вәлиуллин "Крылатый" алтынчы шәһәр шурасы бүлгесенә депутат булу өчен документлар тапшырган иде. Әлеге бүлгегә "Крылатый" торак комплексы, 32нче, 62нче комплекслар, Орловка һәм ЗЯБның бер өлеше керә. Үз-үзен тәкъдим итүче буларак, аңа сайлаучылардан 92 имза җыярга кирәк булган. Вәлиуллин комиссиягә 101 имза китергән, әмма аларның унберен сайлау комиссиясе яраксыз дип тапкан. Калган 90 имза намзәтлеккә теркәү өчен җитмәгән.

Мәхкәмәдә Вәлиуллин яраксызлыкка чыгарылган имзаларның ким дигәндә дүртесе дөрес дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, комиссия имза куйганнарның кайберләренең язуы бик танырлык түгел дип, шуның нигезендә имзаны кабул итмәгән. Комиссия имза куючылар исемнәрен тутырган вакытта хата җибәргән дип тапкан.

Аңа кадәр Раушан Вәлиуллин үзе эшли торган мәктәпнең аны эштән куу турындагы карарын мәхкәмәгә биргән иде. 13 августта мәхкәмә аны эшенә кире алырга дигән карар чыгарды.

Раушан Вәлиуллин Чаллының 24 мәктәбендә тарих укытучысы, "Укытучылар берләшмәсе" җирле оешмасы башлыгы. Элек пенсия реформасына каршы йөреш оештыруда, 2017 елда Русия шәһәрләрендә коррупциягә каршы митингларның Чаллыдагы өлешен уздыруда да башлап йөрде. Соңгы вакытта ул Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы фикерләр белдерде. Азатлык белән әңгәмәсендә Вәлиуллин "Хакимияткә бәйсез фикерле укытучы кирәкми" дип сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG